Санитар-экологик икеайлык кысаларында, “Балкыш” социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы «Сабинка» елгасы яры буендагы үзләренә беркетелгән биләмәне җыештырдылар.
Бәйрәм алдыннан оешма хезмәткәрләре бик саваплы эш башкардылар.Көздән калган яфракларны җыйдылар, чүп-чарны себереп түктеләр.Тирә-юнь ямьләнеп, сафланып китте, үзләре дә башкарыган эшләреннән канәгать калдылар.


Нет комментариев