Татарстанның Югары суды церебраль паралич диагнозы куелган биш яшьлек кызны үтерү эшен карый башлады.
Фаҗига агымдагы елның май аенда Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә булган. Хөкем ителүче эскәмиясендә – биредә яшәүче 38 яшьлек С. Аңа үтерү буенча гаепләү белдерелә. Ул үз гаебен танымый. Бүген прокуратура гаепләү карарын белдерәчәк дип көтелә. Аннары суд үлгән кыз баланың әнисеннән сорау алачак. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Васильево бистәсендәге торак йортларның берсендә биш яшьлек инвалид кыз баланың мәете табылган. Кызның әнисе белән яши торган ирне үтерүдә шикләнеп тоткарлагдыла


Нет комментариев