Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

«Татарстанда җәй» — күңелле кичләр: Кече Шыңарда буыннар очрашты

25 июльдә Кече Шыңар авылының Кооператив урамында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында буыннар очрашуы узды, анда катнашучылар яшьлек җырларын искә төшереп, күмәк уеннар уйнадылар.

   25 июль көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Кооператив урамында "Татарстанда җәй"проекты буенча кичке утырышлар үткәрделәр.  Чарага өлкән яшьтәге, урта яшьтәге һәм үсеп килүче буын кешеләре җыелды. Көндәлек мәшәкатьләр артында һәрвакытта да менә шулай күңел белән аралашып булмый. Барысы да кызыклы һәм күңелле булган яшьлекне искә төшерде. Әңгәмә арасында кичәдә катнашучылар үзләренең яраткан җырларын җырладылар, яшьлек уеннарын уйнадылар. Көлүләр, җырлар, биюләр кич буе тынмады. Бәйрәм тәмамлангач, барлык кунакларны кайнар чәй һәм, әлбәттә, коймак белән татлы өстәл көтә иде.

   Чара «Татарстанда җәй» проектының җылы һәм дустанә атмосфера булдырырга ярдәм итүенең ачык мисалы булды. Катнашучылар күңелле кичә оештырган өчен зур рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев