Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанда кыскартылган эш атнасы башланды

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан, бу атнада 4, 5, 6 ноябрь – җомга, шимбә һәм якшәмбе ял көннәре булачак.

Татарстан халкының кыскартылган эш атнасы башланды: Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан, бу атнада 4, 5, 6 ноябрь – җомга, шимбә һәм якшәмбе ял көннәре булачак. Бу хакта республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе, 3 ноябрьдә, бәйрәм алды уңаеннан кыска эш көне булачак, дип өстәделәр министрлыкта.

Искәртеп узабыз, узган атнада Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы киләсе елга эш көннәре календарен чыгарды. Анда язылганча, Татарстанда яшәүчеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә сигез көн рәттән ял итәчәк. Гомумән алганда, ике ял көнле биш көнлек эш атнасында эшли торган көннәр саны 244 булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев