Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанның авыл мәдәният йортлары базасында башланган «Мәхәллә» иҗат киңлеге» проектында Саба районы да катнаша

1 апрельдә Татарстан Республикасының Арча, Апас, Чүпрәле, Кукмара, Мөслим, Балык Бистәсе, Саба муниципаль районнары авыл мәдәният йортлары базасында «Мәхәллә» иҗат киңлеге» проекты башланды.

 Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәхәллә» иҗат киңлеге - уникаль арт-кластер, анда сәнгатьне бәяли белүчеләр һәм яратучыларны тупларга ниятлиләр. Бу сынлы сәнгать һәм рәсем дәресләре, арт-коворкинг, тукучылар, чигүчеләр, киез басучылар, агачка уеп рәсем ясаучыларның берләшмәләре һәм кызыксынган юнәлеш буенча башка клуб берләшмәләре булырга мөмкин.

Проектның максаты - «Мәхәллә» иҗат киңлеге аша этномәдәни күптөрлелекне, халык иҗатын, матди булмаган мәдәни мирасны, традицион гаилә-рухи кыйммәтләрне саклау һәм популярлаштыруга ярдәм итә торган мәдәни ял мәйданчыкларын үстерү.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-avyl-madaniyat-iortlary-bazasynda-maxalla-iat-kinlege-proekty-baslandy-5885768

Фото https://vk.com/wall111579829_3511?z=photo111579829_457249940%2Falbum111579829_00%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев