Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Тимершык көндәлеге «Авыл тарихы-мәзәкләрдә» дигән очрашу үткәрде

Апрель ае буе мәзәк хәлләр аша авыл тарихы барланды, шәхесләр искә алынды.

"Авылымда мәзәк хәлләр" темасын йомгаклап, "Авыл тарихы-мәзәкләрдә" дигән очрашу үтте.

 Апрель ае буе мәзәк хәлләр аша авыл тарихы барланды, шәхесләр искә алынды. Тема күпләргә ошады, теләктәшлек белдерүчеләр артты, рәхмәт сүзләре килде.

  Ә бүгенге очрашу Тимершык авыл китапханәсе белән берлектә Фәнзия апа Сибагатова ярдәме белән уздырылды. Мәзәк язып, җиңүче статусына ия булган Сиринә апа, Наҗия апа, Сәрия апа төп кунаклар иде.

Шулай ук әлеге темага бииик күп мәзәкләр юллаган авылдашлар: Илшат абый, Гөлсинә апа да чакырылды.

Безгә һәрчак теләктәшлек белдереп булышып торучы Тимершык Мәдәният Йорты хезмәткәрләре Венера апа, Айдар, безнең төп мөхәррирләр Әни һәм Миңсылу апа да бәйрәмне ямьләндерде.

Очрашуда кызыклы хәлләр тагын бер кат барланды, киләчәккә яңа тәкъдимнәр әйтелде.

Мондый аралашулар яңа хыяллар тудыра, көч-дәрт өсти, киләчәктә киңрәк очрашуларга әйди.

Авыл — иң кадерле, җылы һәм якын урын. Ул — безнең тамырларыбыз, йөрәк тибешебез, – дип яза Тимершык көндәлеге үзенең Вконтакте социаль челтәрендә.

Чыганак: Тимершык көндәлеге

Фото: Тимершык көндәлеге

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев