Тиздән Олы Арташ авылы халкы өчен  яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак
Район яңалыклары

Тиздән Олы Арташ авылы халкы өчен яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак

Арташ ФАП «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

Яңа ФАПта берничә бүлмә: керү өлеше, кабул итү бүлмәсе, процедура кабинеты, фельдшер бүлмәсе һәм санузел урнашкан. Моннан тыш, ФАП кирәкле заманча җиһазлар белән җиһазландырылган.

ФАП мөдире, фельдшер Гөлназ Гасимуллина карамагына 307 кеше беркетелгән.

Фельдшер-акушерлык пунктын , барлык документлары рәсмиләштерелгәннән соң, ел ахырында ачу планлаштырыла.


Нет комментариев