Төбәк авылында яшәүче Мария Васильева 95 яшьлек юбилеен каршы алды
Россия Президенты В.В.Путинның тәбрикләү хатын юбилярга район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова тапшырды, Мария Николаевнаны Кибәче авылы җирлеге башлыгы Айрат Сафин, укытучылар коллективы да тәбрикләде.
Васильева Мария Николаевна 1929 елның 18 июнендә Мамадыш районы Югары Әрнәш авылында дөньяга килә. Алар гаиләдә 7 бала була, берсе кечкенә вакытта ук вафат була, 4 кыз, 2 малай үсәләр. Барысы да диярлек укытучы һөнәрен сайлыйлар. Мария Николаевна да 1944 елда Мамадыш педучилищесына укырга керә. Анда укыган вакытта Агробаза кырларында чабата киеп эшләп йөрүләрен һаман да оныта алмый, күз яшьләре белән искә ала. Педучилище тәмамлаганнан соң аны Мамадыш районы Теплое Поле авылына эшкә җибәрәләр. Анда 1951 елга кадәр эшли, аннан соң Владимир авылында, Балык Бистәсе районының Тегермәнлек авылында эшли. Алан-Полян авылы егете Васильев Иван Григорьевичка кияүгә чыккач, Балык Бистәсе районының Таулар авылында эшли. 1961 елда Иван Григорьевичны Саба районы Төбәк авылына ветврач итеп эшкә җибәрәләр. Аның белән бергә Мария апа да Төбәк сигезьеллык мәктәбенә башлангыч класс укытучысы булып килә. 1986 елга кадәр шушы мәктәптә үзенең хезмәт юлын дәвам итә.
Күпьеллык тырыш хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары белән, шулай ук “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. Ул тыл һәм хезмәт ветераны.
Мария Николаевна Иван Григорьевич белән 3 кыз тәрбияләп үстерәләр, аларның 2 се шулай ук укытучы һөнәрен сайлый. Бүгенге көндә 4 оныгы бар, аларның икесе шулай ук әбиләренең һөнәрен дәвам итеп укытучы булган, икесе югары техник белем алган, оныгы Азат “Татарстан “ДА” каналында журналист булып эшли. 5 оныкчыгы бар.
2012 елда Иван Григорьевич вафат булганнан соң Мария Николаевна ялгыз кала, кышка Чаллыга кызына китеп яши, җәйгә яңадан авылга кайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев