Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Төп нигез җылысы –бәхетнең зурысы

Районыбызда матур яшәү үрнәкләре белән башкаларга өлге булып торырлык гаиләләр күп. Явлаштау авылында яшәүче Әхмәтовлар белән аралашкач та, аларның бер-беренә булган мөнәсәбәтләрен, биредәге җылы мохитне күреп күңел сөенә. Бергәләп тырышып тапкан малларының әҗерен күреп, сөеп-сөелеп, киләчәккә якты өметләр белән яши бу матур гаилә.

Сынмас рухлы Вәсилә ханым

  Гаиләнең ни дәрәҗәдә дус-тату, матур яшәвен чамалау өчен аларның йорт-җирләренә күз төшерү дә   җитә. Әхмәтовлар капка төбеннән үк башланган гөлбакча хуҗаларның матурлыкка гашыйк, эшчән,   тырыш кешеләр булуын сөйләсә,  йортларыннан ук үзләре кебек нур бөркелә.  Гаиләдәге өлкән кеше   Вәсилә ханым  язмыш сынауларын күп кичерсә дә, яшьлек мөлаемлылыгын җуймаган, тормышка   мәхәббәтен югалтмаган. Биш бала белән 37 яшендә тол калып, тормыш арбасын ялгызы җигелеп   тарта ул. Иптәше Тәлгать 1987 елда 48 яшендә авырып вафат була.  Балаларының иң зурысына 10 яшь, төпчеге 6 айлык булып кала. 

“Ул вакытларны искә алырга да куркам.  Иңнәремә авырлык килгәндә туганнарым бик  булышты. Берсе Якутиядә, икенчесе  Казанда  яшәүче сеңелләрем,  авылда гомер итүче  абыем  белән энем  төп терәгем булдылар.  Урманнан агачны  алып төшеп, утынга кисеп, ярып бирәләр, печән, ашлык  белән дә ярдәм итәләр  иде. Аннары улларым кул арасына керә башладылар.  Бала кеше күтәрә алмастай авыр “Дружба” белән урманга  утын кисәргә бара идек. “Әни, ардык инде, төшик”, дип ялыналар,  ичмасам, бер машиналык булсын, ял  итегез, утырып ашап алыгыз”, – дип балаларны көйли-көйли  кышлык утын әзерли идек.  Ул вакытта  өлкән яшьтәге каенана-каенатам да исән-сау иде. “Карт-карчык,  биш ятим белән калдың”, – дип авылдашларым кызгана торганнар иде.  Абзар тулы мал калды. Тәлгать үлгәч, мин биш балага 105 сум  52  тиен пенсия алдым. Ул акчага бер итек тә тими иде. Үткәннәремне искә алганда да йөрәгем тетрәнә”, – дип сөйли Вәсилә апа.

Балалары Марат, Ринат, Раилә, Илшат,  Ралия кечкенәдән  әниләренең төп таянычларына  әйләнеп, алар бөтен авырлыкны бергәләп күтәрәләр. Әмма сынау моның белән генә бетми, ана  сыңар  иңнәрендә  бала кайгысы да кичерә: 1998 елда Шекше мәктәбендә 11 сыйныфта укучы  улы Илшат  та бакыйлыкка күчә.  Вәсилә апа гомере буе  “Калинин”  колхозында  (соңрак “Таң”)  бухгалтер булып эшләп, 2000 елда 50 яшендә лаеклы ялга чыга.  Аннары “Кояшкай” лагерында зав­хоз булып эшли.  Бүген балалары һәрберсе тормышта үз урыннарын табып, матур гаиләләр корып яшиләр.  Шунысы бигрәк тә күркәм: Әхмәтовларга   ике яктан да терәлеп торган күршеләре белән кода-кодагыйлар да булып яшәү насыйп булган. “Бер кодадан икенчесенә бәлеш ашап йөрибез”, – дип елмаялар үзләре. Бүген төп йортта өч буын – Вәсилә ханым, икенче улы Ринат, килене Света, оныклары  Азалия, Адель, Амалия бер-берсен хөрмәтләп,  башкаларга өлге булырлык итеп яшиләр. Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Тирә-юнь күршеләр, авылдашлар белән җылы мөгамәләдә булып, аралашып яшәүче әлеге гаиләнең авылда абруе зур.

   Гаилә нигезе –мәхәббәттә

 Кечкенәдән  җыр-моңга сәләтле булып,  сәхнәдән төшмәгән  Ринатны мәктәпне тәмамлауга балалар бакчасына музыка белгече итеп  эшкә билгелиләр. Шул ук вакытта егеткә  мәктәптә  оештыручы, клубта сәнгать җитәкчесе вазифасы да йөкләнә. Бер бинадан икенчесенә гармунын  күтәреп йөргән чакларын еш искә ала, музыкаль белеме булмыйча, җитәкчеләрнең сүзенә каршы килмәү икәнлеген   яшерми ул.  2003 елда  Явлаштау урта мәктәбенә Арча педагогия көллиятен тәмамлаган Балтач районы Кече Лоҗы авылы кызы Света юллама белән  эшкә килә. Бер-ике ел укытырмын да, кире кайтырмын дип килгән кыз гомерлек бәхетен  шушында табармын да, әлеге төбәктә  төпләнеп калырмын дип башына да китерми.  “Мин  эзләп бармадым, үзе килде ул безнең авылга”, – дип шаярта ире Ринат.  Дус  кызы белән икесенә  иске мәктәп бинасының бер бүлмәсеннән яшәргә  урын бирәләр. Яңа җирдә төпләнгән кызларга, әлбәттә, егетләр ярдәменнән башка гына  булмый. Ринат  кызларның җиһазлар  урнаштыру, элү-кагу кебек вак-төяк йомышларына бик теләп риза була.

“Мин мәктәпкә эшкә килгәндә бер егет синтезаторын күтәреп, классларда музыка укыта иде. Бәйрәмнәргә әзерлек алып бара. Башта  хезмәттәшләр буларак дусларча  гына сөйләшеп  йөрдек. Җәйге каникулга кайтып киткәч, телефоннар юк, өч ай хәбәрләшә алмыйбыз. Уку елы башлангач, тагын очрашабыз. Мөнәсәбәтләр кабат  яңара”, – дип искә ала бүген Светлана Владиковна.

Ике ел очрашып йөргәннән соң  алар 2006 елда гаилә коралар. Шулай итеп  Света  Явлаштау авылының күркәм гаиләсенә төп йортка  килен булып төшә.  Матур гаиләнең бәхетен тагын да түгәрәкләп, бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз сала. Инде олы кызлары Азалия   Казан театр училищесын тәмамлап, Әтнә  татар дәүләт драма  театрында эшли. Кечкенәдән җыр-моңга сәләтле кыз сәнгать дөньясына  беренче өметле адымнарын атлый.  Хоккей белән мавыгучы Адель 7 сыйныфны тәмамлаган,  Амалия балалар бакчасына йөри.

 

Төп йортның ишеге киң

Һәр авылны күркәм гаиләләр бизи. Матур гаиләләр никадәр күбрәк булса, авылның киләчәге дә матур, якты, өметле була.  “Берсен -берсе ярты сүздән аңлап,  соклангыч итеп, күпләргә үрнәк булып, гөрләтеп яшиләр”, – диләр авылдашлары Әхмәтовлар хакында. 

Аларның  сүзләренең хаклыгын   төрле бәйге-ярышларда җиңеп, әлеге матур гаиләгә бирелгән Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре дә раслый.  “Күркәм гаилә” бәйгесендә  район күләмендә икенче урынга ия булганнар, төрле спорт ярышларында катнашып  яуланган җиңүләре дә күп.  Кыскасы, авылдагы бер генә чара да Әхмәтовлардан башка  үтми.  “Сез  сәхнәдән матур күренәсез”, дигәч,  без һич каршы килә алмыйбыз”, – дип елмаялар  үзләре.

Гаилә башлыгы Ринат Тәлгать улы  2021 елдан  “Ак Таш”  төзелеш оешмасында эшли. Бүген  куәтле экскаватор-погрузчикны иярләсә дә, авыр эш көненнән  соң да  җыр-моңга  сусаган  күңеле  гармунга тартыла. Җаның тулы моңнан кайда гына эшләсәң дә аерылам димә.  Күптән түгел генә гомеренең 50нче баскычына күтәрелгән Ринатның һәр көне иртәнге 3.30 да башланып, Казан шәһәренә юлга кузгала ул. Бик киеренке көннәрдә  өйгә кайтмый эшли.  Еш кына  ерак төбәкләргә китеп бик тә  җаваплы  эш башкарган  гаилә башлыгын өйдә түземсезлек белән көтеп алалар.

“Минем өчен гаилә  бәхете – өйгә кайтасы килеп торудыр дип аңлыйм. Эшкә тыныч күңел белән китәм, кайтканда да, ашкынып кайтам. Барысы да тәртип булганда гына өйгә кайтасы килә торгандыр.  Кайчан кайтсам да, өйдә балалар тәртип, ашарга әзер, бәхет өчен тагын ни кирәк?”, – ди Ринат. 

Әлбәттә, өендә ышанычлы  ныклы   тылы, аны яратучы  һәм көтеп алучылар   булуы  гаилә башлыгына  тау  күчерер көч-куәт өсти.

Светлана Владиковна  Явлаштау урта мәктәбендә  инде 22 ел балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Казан педагогия институтын тәмамлап,  белемен тагын да камилләштерә. Ул биредә күптән хөрмәтле,  үз кешегә  әйләнгән. 

“Мин  төрле милләтләр яшәгән  удмурт авылында  туып-үстем. Татарча белә идем,  шуңа биредә тел мәсьәләсендә бернинди каршылыклар булмады. Әнигә гел  татар егетенә кияүгә чыгачагымны әйтеп килдем.  Иптәш кызларым да татарлар иде. Үземнең әти белән әнинең мөнәсәбәтен күреп үскәч, үземнең дә нәкъ шундый гаилә булдырасым килде. Ринат минем хыялымдагы ир булды. Явлаштауга килүгә, иң беренче үзем эшләячәк коллектив белән очраштым.  Алар мине беренче көннән  бик җылы кабул иттеләр, якын күрделәр. Бернинди милләт бүленеше дә булмады. Коллективыма бик рәхмәтлемен. Шулай ук күршеләремнең  барысы да бик яхшы күңелле кешеләр булуы белән дә бәхетлемен. Кайсысына гына керсәң дә,  акыллы киңәшләрен бирәләр, миңа ул яктан бик рәхәт булды. Дөресен генә әйткәндә, гаиләгә кереп китү авыррак бирелде. Мин әби-бабайлы йортта үсмәдем, төп йортка килен булып төшкәч,  бер вакытта да кеше өзелмәве миңа бераз ятрак иде.  Барына да акрынлап ияләндем”, – дип сөйли Светлана Владиковна.

Төп йортның ишеге киң, дип юкка гына әйтмиләр. Инде менә шушы киң ишекле  төп йорт килене дигән бик тә җаваплы статус алганына да 20 ел вакыт узган, бүген ул уңган хуҗабикә буларак һәркемне якты йөзе белән каршылап, тәмле сые белән кунак итә.

“Хәзер дә Тәлгать туганнары хөрмәтләп кайталар, Света ачык йөз белән каршы алмаса,  матур мөнәсәбәт күрсәтмәсә, алай булмас иде.  Бергәләп  ураза тотабыз,  Коръән ашлары үткәрәбез.  Улым белән киленемнең  тату-дус булуы  минем җаныма рәхәтлек бирә”, – ди Вәсилә ханым.

Света белән Ринат мәхәббәте – бәхетле гаилә тарихы гына түгел, бер-беренә булган матур хисләрне еллар дәвамында саклау үрнәге дә. Һәркемгә дә шундый бәхетле гаиләдә яшәргә насыйп булсын дип кенә теләргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев