“Масленица - Май чабу” - иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Май чабу атнасында керәшен халкы уйнап-көлеп кышны озата, табигатьне уята.
22 февральдә «Тургай» приютында да «Май чабу» бәйрәме зурлап-гөрләп узды. Бәйрәм бик күп кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бигрәк тә үзләре коймак пешереп, кунакларны сыйлаулары истә калырлык булды.






Нет комментариев