Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Тыл ветераны Минзифа Зиннәтуллина: «Бер куш уч он яшьлегемене урлады»

Яңа Мичән авылында яшәүче Минзифа Галимулла кызы Зиннәтуллинаны 98 яшьлеге белән котладылар. Ветеранга РФ Президенты В.В.Путинның Котлау хатын «Балкыш» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин тапшырды.

  Минзифа Галимулла кызы 1928  елның 17 гыйнварында Яңа Мичән авылында 2 нче бала булып дөньяга килә. Аңа 3 яшь вакытында әтисен кулга алалар, 1 елдан соң ул шунда вафат була. Әнисе белән Минзифаны һәм әтисенең 2 абыен, 2 апасын өйләреннән куып чыгаралар. Өйләрен җимереп, утынга кисеп фермага төшерәләр. Абыйларын, апаларын Урал якларына куалар, алар шунда үлеп калалар. Әнисе 4 үги бала өстенә Зәйнетдин исемле кешегә кияүгә чыга. Минзифа7 сыйныф белем ала. 14 яшьтән 20 яшькә кадәр колхозда эшли. Урак ура, печән чаба, урман кисә, нинди авыр эш бар – барысына да җәлеп ителә. 1948 елда Амбарда эшләгәндә 1 куш уч он өчен төрмәгә утырталар. Кызлар белән кич утырганда умач уып аш ашыйсы килгән иде дип искә ала ул. Балачак сынаулары әле бетмәгән, тагын 3 ел төрмә ачысын да татырга туры килә аңа. Шушы 1 куш уч он яшьлегемне, гомеремне урлады дип ачынып сөйли ул.1951 елда төрмәдән азат ителә. Авылда 23 яшьлек кызга карашлар башкачарак була инде. 1 ел фермада бозау карый, аннан Вятка Аланындагы хәрби заводка эшкә керә. Анда 5 ел хезмәт куя.

1955 елда Мәскәүгә китә. Ул вакытта Мәскәүдә Ломоносов исемендәге университетта төзелеш эшләре бара, ул шунда урнаша. 1980 елларда олимпиада вакытында ашханәдә эшли, шуннан пенсиягә  чыга. 62 ел Мәскәү шәһәрендә яшәгәннән соң, 2017 нче елда, сәламәтлеге начарлану сәбәпле  Яңа Мичән авылына кайта. Хәзерге вакытта үги әтисенең оныгы Ришат, килене Гөлшаһидә тәрбиясендә яши. “Язмыш миңа нинди генә сынаулар бирсә дә, юлымда гел яхшы күңелле кешеләр генә очрады. Аллаһка шөкер,  миңа картлык көнемдә җәннәттә яшәргә насыйп итте. Өем җылы, ашарыма әзер, үз бүлмәм бар, 5 вакыт намазымны укып, һәрбер җыйган ризыгыма шөкер итеп, якын кешеләремә рәхмәт укып, Аллахка шөкер итеп яшим” – ди тыл ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев