Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ураза бәйрәме һәр йортка шатлык китерсен!

Рамазан гаете белән!

  Хөрмәтле райондашлар, кадерле мө­селман кардәшләр! Бүген мөселман дөньясында зур бәйрәм - Рамазан гаете. Бер ай дәверендә мөселманнар ураза тоттылар – Аллаһ ризалыгы өчен таңнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, бозык гамәлләрдән тыелдылар, гыйбадәтләрен үтәп, сәдакалар өләштеләр. Рамазан ае һәрберебезне шәфкатьлелеккә, мох­таҗларга, тормышта авыр хәлгә дучар булганнарның хәлен аңларга, аларга ярдәм итәргә һәм игелекле гамәлләр генә кылып яшәргә өйрәтте. Бу якты бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек, шатлык, муллык, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен. Тоткан уразаларыгыз, кылган барлык изге гамәлләрегез кабул булсын!

Саба  муниципаль районы  Советы  һәм башкарма  комитеты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев