“Урта Саба” бригадасы кырларында уңыш мул
Комбайннардан тузан 180 гектарлы тритикале басуыннан күтәрелә иде. Марсель Закиров “Акрос-585”, Рөстәм Газизҗанов, Айрат Галимуллин “ДжонДир” комбайнарында эшне төгәлләгән вакытка туры килдек.
Агымдагы атнада район хуҗалыкларында бөртекле культураларны суктырып алуга керештеләр. 2026 ел урагы көзге культураларны турыга җыйнап алу белән башланып китте. Югары температура игеннәрнең өлгерешен тизләтә. Аяз, коры һавада бөртеклеләрнең дымлылыгы көн саен якынча 2 процентка кими. Комбайннарның эш темпы нәтиҗәле, аерым мәйданда эшне төгәлләп тиз арада икенче кырга күчү ягын карыйлар. Әйтик, 28 июльдә “Урта Саба” бригадасында комбайннардан тузан 180 гектарлы тритикале басуыннан күтәрелә иде. Марсель Закиров “Акрос-585”, Рөстәм Газизҗанов, Айрат Галимуллин “ДжонДир” комбайнарында эшне төгәлләгән вакытка туры килдек. Тиз тотканнар. Шулай булмыйча! “Акрос”лар – 7, “ДжонДир”лар 9 метр киңлектә урып бара бит. “Бу мәйданга кичә кергән идек. Ватылмыйча эшләдек, азрак запас частьлар кулланыла. Аңарчы бер көндә 80 гектарда көзге бодайны суктырдык. Иртәнге 5-6 сәгатьләрдән кичке 8-9ларга кадәр кырда инде без. Язгы культуралар да өлгереп килә. Урып-җыюны югалтусыз башкарып чыгарга иде”,– диде Марсель Закиров. Ул хуҗалыкта инженер вазифасын башкара. Урак вакытында комбайнга утыра.
“Безнең инде Айрат Галимуллин белән “ДжонДир” комбайннарында 21 сезон. Икебез дә бер елда эшли башладык. Бер кулда тотылган комбайннар, әзрәк запчасть тыксак, тагын озак хезмәт итәрләр әле. Көндәлек 1300әр центнер ашлык суктырдык. Рекордлы ел булырмы – вакыт күрсәтер. Тоткарланмаска гына кирәк. Заправка вакытында килә, ашау әйбәт, барысы да тәртип”,– дип сүзгә кушылды “Саба” җәмгыяте механизаторы Рөстәм Газизҗанов.
Аннары кыр кораблары Тимершык бригадасының тритикале үстерелгән мәйданнарга юл алды. “Саба” җәмгыяте механизаторларына бер тотынган килеш башта әлеге культураны җыеп алу бурычы куелган.
Хуҗалык җитәкчесе Ленар Саматов әйткәнчә, “Урта Саба” бригадасында көзге чәчү – 385, сабан культуралары чәчү 560 гектарда үткәрелгән. 28 сентябрьгә шуның 260 гектарыннан уңыш җыйнап алынган. Салам органик ашлама сыйфатында вакланып, җиргә сиптерелеп барыла. Көзге бодай гектардан уртача –37,4, тритикале 35 центнер уңыш биргән. Ашлык “КамАЗ”ларда Илнар Хуҗин, Рифнур Салихов тарафыннан хуҗалыкның ындыр табагына кайтарыла һәм “Иген” кооперативына да илтелә. Дымлылык 14-17 процент тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев