ВКонтакте социаль челтәрендә сезнең каһарманнарыгыз турында сөйлибез
Район яңалыклары

ВКонтакте социаль челтәрендә сезнең каһарманнарыгыз турында сөйлибез

Татарстанда Үлемсез полк акциясе кысаларында онлайн #МойГеройМояСемья флешмобы эшли башлады, анда республика халкы сугыш елларындагы үз гаиләләре геройлары турында уртаклаша.

Хөрмәтле райондашлар! Һәркемне ВКонтакте битләрендә онлайн акциядә катнашырга чакырабыз. Гаиләгездән булган Бөек Ватан сугышы батырларыгыз- әби-бабаларыгыз тарихын языгыз, аларның фронт юлын тасвирлагыз, нинди кеше булганнарын сөйләгез. #МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә хэштегы белән үз битегездә урнаштырыгыз.  Язмаларыгызны sabatannar@rambler.ru почтасына да җибәрә аласыз. Язмаларыгызны  сайтка һәм ВКонтатке төркеменә үзебез урнаштырачакбыз.

 


Нет комментариев