Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде
Район яңалыклары

Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен район үзәк хастаханәсе поликлиникасының өлкән шәфкать туташы Альбина Хәйдәр кызы Хафизова; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм югары күрсәткечләргә ирешүе өчен «Лукоз Саба» җәмгыяте туендыр учысы (кормач) Фәнил Мәхмүт улы Каюмов; күпьеллык нәтиҗәле хез­мәтләре һәм югары спорт казанышлары өчен «САБА-АРЕНА «Спорт мәктәбе» спортчысы Гороховатченко Галина Ивановна; адаптив физик культура һәм адаптив спорт буенча тренер-укытучы Фәрход Усман улы Исмаилов; югары спорт казанышлары өчен спортчы Ләйсән Азат кызы Зарипова; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм теннис спортын үстерүгә керткән өлеше өчен өстәл теннисы буенча тренер-укытучы Хәйем Фәрход улы Исмаилов; Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев