Яшьләр парламентының беренче утырышы
Район яңалыклары

Яшьләр парламентының беренче утырышы

2020 елның 31 гыйнварында 17.00 сәгатьтә Сатыш авылы мәдәният йорты базасында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышын үткәрү планлаштырыла. Яшьләр парламенты-Саба муниципаль районы Советы каршындагы консультатив һәм киңәшмә органы.

Утырыштан соң яшьләр парламенты мәдәният комитеты инициативасы белән Саба районы яшьләре өчен хореография буенча мастер-класс узачак. 

Район яшьләрен көтеп калабыз!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев