Югары Утар балалар йорты интернатында “Татарстан – Туган ягым” дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау шөгыле
24 июль көнне тәрбиячеләр Яруллина Рәмзия һәм Хәбибуллина Г.Р. балалар белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына багышланган асфальтта рәсем ясау шөгыле үткәрделәр.
Максат: балаларда Ватанга мәхәббәт,Татарстан эләменә һәм гербына хөрмәт тәрбияләү.
Бурычлар:
- Туган якка, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, аңа сакчыл караш, үз халкың өчен хөрмәт һәм горурлык тәрбияләү;
- Балаларга туган ягыбызның нәрсә икәнен күзалларга;
- Татарстан Республикасы картасы һәм символикасы белән таныштыру.
Рәсем ясау шөгыле баланың көндәлек тормышын кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Ә бала, үзен чолгап алган предметларны һәм әйләнә - тирәне яссылыкта сурәтләп, предметның формасын билгеләргә өйрәнә. Нәтиҗәдә аның күзаллавы үсә, сенсорик тәҗрибәсе байый. Ул үзе ясаган рәсемнәргә карап шатлана, иҗат итәргә өйрәнә.
Асфальтта рәсем ясау – саф һавада уеннар вакытында үткәрелә торган мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе.
Шөгыль ахырында һәр бала зур кызыксыну белән тылсымлы акбурлар ярдәмендә ясалган рәсемнәрне күзәттеләр. Балалар бик тырышып үзләренең рәсемнәрен буяганнар иде.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев