Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл аеклар өчен генә

Гыйнвар аенда юл-патруль хезмәте инспекторлары исерек хәлдә праваларын алдырганнан соң аек булмаган килеш кабаттан руль артына утырган 3 йөртүчене тоткарладылар.

2022 елда аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә иткәне өчен беренче беркетмә 1 гыйнвар иртәсендә 03.05 сәгатьтә 1995 елгы Түбән Шытсу авылы кешесенә төзелә. Яңа ел каршылап кайтучыда юл-патруль хезмәте инспекторлары кулындагы алкотестер “0,74”не күрсәтә. Шуңа да карамастан, ул беркетмәгә эчмәве турында язган. Ни кызганыч, аның кулы бу күңелсез очракта җиңел булып чыкты: исерек килеш руль артына утыручылар көн саен диярлек ачыкланды. Әйтик, 2 гыйнварда Сабада Казаннан килгән 1978 елгы ир-ат, 3 гыйнварда Пүкәлдә яшәүче 57 яшьлек Р., 5 гыйнвар төнендә ике йөртүче – Урта Сабадан Ф., Шәмәрдәннән 1992 елгы Ш., 6 гыйнварда Казан “кунагы” Н. 7 гыйнварда Килдебәктән 1976 елгы Г. спиртлы эчемлек кулланганнан соң машина белән идарә иткәннәре өчен административ җаваплылыкка тартылалар. Барысы да төнге “гастрольгә” чыккан булганнар. Еш кына руль артындагы хатын-кызлар да ЮХИДИ хезмәткәрләрендә шик уята. Мисалга, 17 гыйнвар иртәсендә Саба-Шыңар юлында туктатылган 1974 елгы ханымда алкотестер 0,198 мгл. (рөхсәт ителгән норма – 0,16 мгл.) алкоголь барлыгын күрсәтә. Димәк, беркетмәгә үзе язганча, кичке сәгать 9да эчкән “Перцовка” аракысы әле тәмам чыгып бетмәгән була.

Гыйнвар аенда юл-патруль хезмәте инспекторлары исерек хәлдә праваларын алдырганнан соң аек булмаган килеш кабаттан руль артына утырган 3 йөртүчене тоткарладылар. Аларга җинаять эше ачылды. Калатау авылыннан 1980 елгы Ф. хуҗалык тракторы белән туктатылып, җитәкчеләрне дә уңайсыз хәлгә куйды.

Гыйнварда барысы 15 исерек йөртүче җаваплылыкка тартылды. Бу –2021 елның шул ае күрсәткеченнән 9га күбрәк.

“2022 елның 10 гыйнварыннан Җинаять кодексына яңа 264.2нче статья да өстәлде. Ул тизлек режимын 60 километр-сәгатьтән күбрәккә арттырган, каршы полосага чыккан өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылганы булган йөртүчеләргә дә 200-300 мең сум штраф санкциясе куллануны күздә тота. Ашыгулар һәлакәткә илтә. Шуңа да кызу йөрүчеләргә күрелә торган чаралар тагын да катгыйланачак”,– диде ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев