Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл-транспорт һәлакәтләре – кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсе

2018 елда районыбыз юлларында 21 авария теркәлде

Аларда 7 кешенең гомере өзелде, 26 кеше төрле тән җәрәхәтләре  алды. Юл-транспорт һәлакәтләре – кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсе. 2018 елда (11 айда) ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкаләтлеләре  юл-хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13477 очрагын теркәделәр.   Бу 2017 ел  күрсәткеченә караганда 849га  күбрәк. “Кордон” фото-радар комплексы  ярдәмендә тиешледән артык тизлектә     йөрүнең 8370 очрагы  ачыкланды.   Юлларда  фаҗигаләрне  булдырмауда профилактика зур әһәмияткә ия. Агымдагы  елда “Саба таңнары” район газетасы битләрендә юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрен пропагандалауга  багышланган 55 материал басылды, инспекторлар мәктәпләрдә һәм бакчаларда балалар белән  150дән артык  әңгәмә  үткәрделәр. ЮХИДИнең республика  идарәсе  ел саен журналистлар өчен” Ышаныч һәм иминлек” конкурсы игълан итә. “Юл хәрәкәте иминлеге темасын “Саба таңнары” газетасында даими яктыртканы һәм “Ышаныч һәм иминлек” республика  конкурсында актив катнашканы  өчен  журналист  Фәнил  Мәүлетов  ЮХИДИ район бүлекчәсе Дипломы белән  бүләкләнде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев