Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юниорлар көйли, робот үти

Бу көннәрдә Саба аграр көллияте базасында «WorldSkills Russia» яшь профессионаллар чемпионатының «Сәнәгать робот техникасы» компетенциясе буенча төбәк ярышлары уза. Анда Чаллы, Казан, Түбән Кама, Саба районнарындагы һөнәри урта белем бирүче уку йортлары студентлары көч сынаша.

Робот чемпионатында көрәшчеләргә “Бирешмә!” дип куәт бирүләр дә, алкышлар да юк. Хәтта якын килеп фотога төшерергә дә ярамый. Тын уза, спорттан бигрәк хезмәтне хәтерләтә.

“Монда көч тә, җитезлек тә кирәкми. Ярышта кодлар ярдәмендә роботны программалаштыру, модельләштерү алгоритмын белгән студентлар катнаша. Бу сәнәгать өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүнең башлангычы. Аларга киләчәктә сәнәгатьтә сорау зур булачак”,– диде “Технороботикс” системалы интеграторлар компаниясе вәкиле, баш эксперт Владислав Чехун.

Баксак, без бу мәсьәләдә күпкә артта калганбыз икән. Әйтик, Сингапурда 10 мең эшчегә 800 робот туры килсә, Россиядә 5 кенә. Белгечләр тагын да азрак. Аларның сафын юниорлар (12-16 яшьлекләрне шулай дип атыйлар) чемпионатларында катнашучылар тулыландырачак. Көллияттә узган ярышта район данын аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәп-интернатының VII сыйныф укучылары Бәхтияр Гыйльметдинов һәм Илдан Гатауллин яклый. Алар роботны контактлы эретеп ябыштыруга команда бирүгә программалаштыра. Көндәшләренә “Детальне лазер белән кисү, “Станокка деталь кую” “Модульләштерү” модульләренә көйли. Һәр модульгә 2шәр сәгать вакыт бирелгән. Аннары экспертлар роботны эшләтеп, биремнең үтәлешен тикшерәчәк. Бүген ярышлар дәвам итә. Җиңүчеләр соңрак ачыкланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев