Законсыз чыршы кисүчеләр юкмы?
Район яңалыклары

Законсыз чыршы кисүчеләр юкмы?

Оператив рейд үткәрелде

  Урман сәнәгате комплексы өлкәсендә оператив вәзгыятьне тотрыкландыру максатыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Шәмәрдән авыл җирлегендә "Чыршы" оператив-профилактик чарасы үткәрделәр.

Әлеге чара Яңа ел бәйрәмнәре өчен ылыслы яшь токымнарны законсыз кисү, әзерләү фактларын ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән.

Оператив-профилактик чаралар барышында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, урман сагы вәкилләре белән берлектә, транспорт чараларын тикшерделәр.


Нет комментариев