Бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 нче этабы узды
Спорт яңалыклары

Бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 нче этабы узды

29-30 гыйнварда Казан шәһәрендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 нче этабы узды. Ярышларда республиканың 22 районыннан 274 спортчы катнашты. Саба районы спортчылары ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

2008 елгы һәм кечерәк категориядә: 1 урын - Зәйниев Айназ (ялгыз разряд), 2 урын - Равилин Адель (ялгыз разряд); 1 урын Зайниев Айназ һәм Морданшин Раил (Әлмәт, парлы разряд). 2007 елгы һәм өлкәнрәк категориядә: 3 урын - Миңнегалиев Илшат (катнаш парлы разряд).

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев