Югары Симет  авылында ир-егетләр арасында волейбол ярышы узды
Спорт яңалыклары

Югары Симет авылында ир-егетләр арасында волейбол ярышы узды

Ярыш Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Талипов Марсель Хәким улы истәлегенә багышланды.

Югары Симет  авылында ир-егетләр арасында Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Талипов Марсель Хәким улы истәлегенә багышланган   волейбол ярышы үткәрелде. Ярышта мәртәбәле кунаклар - авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин  һәм  Марсель Хәким улының дуслары чакырылды. Ярыш алдыннан Талипов Марсель Хәким улын бер минут тынлык белән искә алдылар. Барлыгы алты команда көч сынашты.

Нәтиҗәләр:

1 урын – Тимершык командасы;

2 урын – Симет командасы;

3 урын – Бигәнәй командасы.

 


Нет комментариев