«Саба-Арена» спорт мәктәбе «Физкульт-сәлам» Бөтенроссия акциясенә кушылды!
Бөтенроссия Физкультурачылар көне уңаеннан
8 нче август көнне бөтен ил традиция буенча августның икенче шимбәсенә туры килә торган Бөтенроссия Физкультурачылар көнен билгеләп үтә. Бу көн 1939 елда ук гамәлгә куелган һәм бүгенге көнгә кадәр барлык спорт сөючеләрне һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны берләштерә.
«Саба-Арена» спорт мәктәбе читтә калмады һәм әлеге чарага багышланган «Физкульт-сәлам» Бөтенроссия акциясенә кушылды! Бу зарядка катнашучыларның барысына да көч бирде һәм онытылмаслык тәэсир калдырды. Барыгызны да традицион сәламәтлек, хәрәкәт, көч һәм җитезлек бәйрәме — физкультурачылар көне белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев