Турнирда Россиянең 15 төбәгеннән яшь спортчылар катнашты
«САБА АРЕНА» спорт мәктәбе укучысы Раян Йосыпов 10-12 гыйнварда Казанда 2014 елгы һәм кечерәк балалар арасында узган «Татарстан өметләре» турнирының абсолют җиңүчесе булды. Төп турнирда Иделия Сафина-19 нчы, ә исәпләүләр буенча «авыл спортчылары»номинациясендә 2 нче урынны алды. Яшь теннисчыларны уңышлары белән котлыйбыз. Ә Раян Йосыповка 28 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Самарада узачак Россиянең Топ-24 ярышында уңышлы чыгыш ясавын телибез. Хәерле юл, Раян!


Нет комментариев