“Тоннель” аша уздылар
Агымдагы атнада ГАИның район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сабаның Кол Гали урамында 15.00-17.00 сәгатьләрдә “Тоннель” операциясе үткәрделәр.
Барысы 77 транспорт чарасы туктатылды. Тоташ тикшерүләр барышында 17 йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүләре ачыкланды. Иминлек каешын эләктермәгән өчен 6 йөртүчегә, 3 пассажирга, гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисы булмаган 2 автомобиль хуҗасына административ беркетмә төзелде. Дүрт машина дәүләт номер билгеләре яхшы күренмәгән өчен туктатылды. Бер йөртүче телефоннан сөйләшеп барганы өчен җаваплылыкка тартылды.
Транспорт хуҗалары штрафка тартылган очракта аны вакытында түләгәнме икәнлекләрен ачыклау өчен дә туктатыла. Тикшерү барышында бер йөртүченең бу җәһәттән дә гаебе барлыгы ачыклынды. Гомумән, быел штрафларын вакытында түләмәгәннәре өчен 165 йөртүчегә беркетмә төзелгән. Алар кабаттан штрафкка яки мәҗбүри эшкә тартылган, 3есенә административ арест салынган.
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев