Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Белем - тиңдәшсез байлык

Бөек мәгърифәтче Ризаэтдин Фәх­рет­диннең түбәндәге сүзләре бар: "Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар".

13 майда район мәдәният йортына нәкъ менә укучыларын алтын иткән, хезмәтләре белән дан казанып, эш-тәҗрибәләрен башкалар өлге итеп алырлык мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар, аларның әти-әниләре җыелды.
Тантананы муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов ачып, һөнәри яктан зур нәтиҗәләргә ирешкән мөгаллимнәргә ихтирам сүзләре белдерде. "Белем-гыйлемле булу зур дәрәҗә, мәртәбә. Булган белемеңне укучыларга җиткерә алу - укытучыдан тагын да зур осталык сорый. Бүген бирегә нәкъ менә үз эшенең чын осталары җыйналды. Хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәт", - диде ул. Иң элек "Ел укытучысы-2015" конкурсына йомгак ясалып, район, зона турларында катнашып, уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар тәбрикләнде. Конкурсның республика этабында Эзмә урта мәктәбенең физик культура укытучысы Азат Галиев һәм Шәмәрдән лицееның рус теле укытучысы Лилия Шәйхова зур уңышларга ирешкәннәр. "Бу 15 ел укытучылык хезмәтендәге яуланган иң зур җиңүем. Мин районда "Иң яхшы физик тәрбия укытучысы" һәм республикакүләм этапта "Милләт сәламәтлеген саклаучы" номинацияләрендә җиңү яуладым. Әлеге җитди конкурс бөтен эш-тәҗрибәңне бергә туплап тәкъдим итү, алдынгы эш алымнарыңны башкаларга күрсәтә белүгә, яңалык җиткерүгә корылган. Уңышка ирешер өчен аз көч китмәде, әмма нәтиҗәсе куанычлы", - ди Азат Галиев. Шулай ук конкурс кысаларында узган "Ел тәрбиячесе" бәйгесе җиңүчеләренә, өстәмә белем бирү педагогларына район башлыгы Мактау кәгазьләре тапшырды. "Фән укытучыларыннан аермалы буларак, өстәмә белем бирү педагоглары башкарган юнәлешләренә җәлеп итә, кызыксыну уята алу осталыгына ия булырга тиеш. Укучыга үз теләге буенча сайлау мөмкинлеге булдырылган, моңа ирешү бик зур көч сорый", - диде Рәис Миңнеханов.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев