Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пособие исәпләүдә үзгәрешләр сабалыларга да кагылды

26 сентябрьдән балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләүгә үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләр сабалыларга да да кагылды. Бу хакта җентеклерәк итеп безгә республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Саба районы бүлекчәсе мөдире Фирдәвес Галиева сөйләде.

-Балага айлык пособие ке­рем­нәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә бирелә. Бүгенге көндә яшәү минимумы 8141 сум. Пособиенең күләме - бер айга 281, ә ялгыз аналарга - 745 сум. Әлеге үзгәрешләр районның 740 гаиләсенә кагыла. Бүгенге көндә пособиене 1390 бала ала.
Исәпләүдәге үзгәрешләр исә исәпкә алына торган керемнәрнең чорына кагыла. Элегрәк пособие билгеләгәндә гаиләнең мөрәҗәгать итү вакытына кадәрге соңгы 3 айдагы кереме исәпкә алынса, хәзер мөрәҗәгать итүчеләргә ярты елгы, ягъни соңгы 6 календарь айдагы керемнәре турында документлар алып килергә туры киләчәк.
- Шәхси эшмәкәрләр өчен керемне исәпләү тәртибендә үзгәрешләр бармы?
- Шәхси эшмәкәр салым инспекциясенә бирә торган документларда керем һәм чыгымнарын нульләрдә күрсәтә икән, аның уртак кеременә керемнең шартлы күләме дә кертелә. Ул муниципаль район буенча җан башына туры килә торган акчалата керем күләменә тигез. Безнең очракта ул 16085 сум 10 тиен тәшкил итә.
- Үзгәрешләрдә алимент­лардан килгән керемне исәпкә алу турында да сүз бар. Элеккеге ир белән хатын арасында алиментлар түләү турында килешү яисә аларны түләттерү турында суд карары булмаса, нишләргә?
- Ул чагында уртак керем составына алиментларның шартлы күләме кертелә. Ул баланың республикада кабул ителгән яшәү минимумы күләменә җиткерелә. Бүгенге көндә Татарстанда алиментларның шартлы күләмен билгеләгәндә исәпкә алына торган яшәү минимумы бер балага 8097 сум тәшкил итә.
- Бала пособиесе түләүне нинди сәбәп аркасында туктатып торырга яки бетерергә мөмкиннәр?
- Балага айлык пособие тү­ләү гариза бирүченең, баланың үлеме, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү яки хокукларыннан чикләү, баланы опекага тапшыру, баланың 18 яшькә кадәр никахка кереп, балигълык алуы, гариза бирүче һәм аның гаиләсе яшәү урынын алмаштыруы сәбәпле дә туктатылырга мөмкин.
Шушы уңайдан тулырак мәгъ­лүматлар алу өчен безнең бүлекчәгә 2-51-31 телефонына шалтыратып мөрә­җәгать итәргә мөмкин. Уңайлылык һәм вакытны янга калыру өчен пособиегә документларны дәүләт хезмәтләре порталы аша да юлларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев