Авыр әниләрне югалтуы...
Сентябрь аенда әниебез Бибигайшә Гомәр кызы Миңнуллинаның йөрәге тибүдән туктады. Аннан да авыр кайгы юк икән...
Бу җиһанда бер борчуы да булмаган, кайгы кичермәгән кешеләр юктыр. Беркем дә мәңгелеккә яшәргә дип килми. Шуңа күрә табышлар булган кебек, югалтулар да бар. Тормышта барысына да әзер булырга кирәк. Бигрәк тә әниләрне югалту авыр. Сентябрь аенда әниебез Бибигайшә Гомәр кызы Миңнуллинаның йөрәге тибүдән туктады. Аннан да авыр кайгы юк икән. Әниләр алтыда да, алтмышта да бик кирәк. Бигрәк тә кыз балалар өчен.
Әниебез 1939 елның 23 октябрендә Олыяз авылында ишле гаиләдә унынчы төпчек бала булып дөньяга килгән. Әтисе Гомәр абый тормыш иптәше Бибинәгыйма белән 52 ел тату гомер кичерәләр. Кызганыч, балаларының җидесе кызамык белән авырып, яшьли үлеп китә. Безнең әни, апасы Сәрбия белән абыйсы Габделбәр генә исән кала. Сәрбия апа Бөек Ватан сугышының башыннан ахырынача медицина фельдшеры вазифасын башкара. Габделбәр абый югары белемле укытучы иде. Озак еллар Эзмә мәктәбендә директор урынбасары булып эшләде. Кыска хикәяләр дә яза иде. Истәлек булып китабы калды.
Әниебез 1958 елда Казан медицина училищесына укырга керә. 1960 елда Арча районының Яңа Чүриле участок шифаханәсенә фельдшер итеп билгеләнә. Арча районы Чиканас авылы егете Тәфкил Миңнуллин белән гаилә коралар. 1963 елда аны 4 авылга хезмәт күрсәтүче Югары Курса авылы медпунктына билгелиләр. 1963 елда олы кызлары Дамира, 1965 елда мин туганмын. Әнием 1969 елда 9 ел эшләп тәҗрибәсен баеткач, Казан медицина институтында укыды. 1974 елда Саба үзәк хастаханәсенә эшкә кайтты. Ике ел стоматолог булып эшләгәч, баш табиб аны үзенең урынбасары итеп билгели. Ул шушы вазифаны 20 ел башкарды. Сәламәтлек саклау отличнигы булды. Табиб-стоматолог буларак, үзенең төп эшен дә намус белән башкарды. Авыр чакта ярдәмен, җылы кулын тойган һәр кеше аңа гомере буе рәхмәтле. Ул район халкына 64 яшенә кадәр хезмәт итте. Беркайчан да зарлану белмәде, башкаларга авырлык китермәде. Беркемне дә кире бормады. Әтиебез иртә вафат булды безнең. Ата тәрбиясен дә әнидән алдык. “Кешеләргә хәлдән килгәндә булышырга кирәк. Яхшылык үзеңә кире әйләнеп кайта ул», – дип биргән киңәшләре берчайчан да онытылмый.
Әниебез 40 ел гомерен авыр, әмма игелекле хезмәткә, үзенең туган җиренә намуслы хезмәт итүгә багышлады. Җыр-моң ярата иде, гомере буе җырлады. Аның моңлы тавышы әле дә күңелдә яңгырап тора кебек. Әниебезгә 85 яшь туласы иде. Әмма аяусыз үлем алданрак тәрәзә какты.
Диләрә һәм Дамира Миңнуллиналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев