Саба таңнары

Сабинский район

18+
Язмыш

«Үзем ике җиремдә яман шешкә каршы көрәшкәндә, алты яшьлек кызымда да яман шеш таптылар»

«Язмыш синең тез астыңа китереп сукса, егылмас өчен якасына ябыш...» – менә шулай Фәнис Яруллин язганча, бар көчен җыеп, үзен һәм кызын аякка бастыру өчен тырыша Миләүшә Фәхертдинова.

Менә инде елдан артык аңа хастаханә сукмагын таптарга туры килә. Башта үзендә табылган яман шешләрдән арыну өчен дәваланып йөрсә, үз кайгысына тагын хәсрәт өстәлеп, сабые тормышына да шушы мәкерле чир үтеп керә.

Зилә һәм Миләүшә Фәхертдиновалар хәзерге вакытта Мәскәүдә. Мин шалтыратканда, әле күптән түгел генә 7 яшен тутырган Зиләнең операциядән чыкканын көтә иде Миләүшә. Ул «Интертат»ка нинди сынаулар аша узганнарын һәм алда тагын нинди сынаулар көткәнен сөйләде. Чир килсә, бер көне дә яман, ә монда айлар буе шул халәттә яшәүнең күпме сабырлык һәм көч, чыгым соравын күз алдыгызга китерәсездер. Бүген Фәхертдиновлар һәммәбезнең бик зур ярдәменә мохтаҗ.

Минем үземдә күкрәктә дә, калкынсыман биздә дә яман шеш ачыкланды. Уң як күкрәкне, калкансыман бизнең уң як яртысын алдылар.

Күкрәгемдә ниндидер тыгызлык сизгәч, 2023 елның декабрь аенда хосусый клиникага барып, УЗИ ясаттым. Анда, бала имезгәннән калган әйбер генә, куркыныч берни юк, дип тынычландырдылар. Кайтып киттем, мартка кадәр шулай яшәдем, ә ул үсә бара, авырта, сизәм бит инде. Тагын бер түләүле клиникага бардым. Шунда ук кан әйләнешендә тайпылышлар күреп, якынча, сорау астында дип, диагноз куйдылар. Онкодиспансерда да хәлдән килгәнчә тикшеренүләрне тизләтергә тырышып, нәтиҗәләре килгәч, шикләр расланды. Менә шуннан башланды инде. Башта химия курслары үттем, операциялар кичердем, аннары тагын химия… – дип авыр сулап искә алды Миләүшә.

«Балада яман шешнең соңгы – дүртенче стадиясе, диделәр»

Авырлыклар моның белән генә бетми шул: гаиләгә кабат кайгы җиле ишек кага. Миләүшә үзе дә яман чиреннән химия курслары алып йөргәндә, кызы кисәк авырый башлый. 2024 елның сентябрендә ул баласы белән хастаханәгә кереп ята.

Балалар узган җәй буе авылда әни янында тордылар. Әни «химияне авыр кичерәсең, балаларны кайтар» дигән иде. Августта мин операциягә кердем, шул көннәрнең берсендә әни шалтыратып, «бала аксый» диде. Педиатр белән киңәштем: үсәдер, егылган, бәрелгәндер, футбол да, башкасын да уйнап йөриләрдер, дип уйлаган идек. Җитди карамаган идем. Августта операциядән чыктым да, 2 баланы кайтып алып килдек. Шуннан баланың аяк-куллары сызлый башлады. Хирургка бардык: «Берни әйтә алмыйм, кан бирергә кирәк», - ди. Кан бирдек тә, нәтиҗәсен алырга баргач: «Балаң кайда?» – диләр. «Бакчада», – дим. «Тиз алып кил», – диләр. Баланы карадылар. Аның тромбоцит, эритроцит, лейкоцит, гемоглобин күрсәткечләре төшеп беткән булган инде.

Башта Казанның 1 нче балалар хастаханәсенә салып куйдылар, аннан 3 көн эчендә диагноз куеп, ДРКБның онкология бүлегенә яткырдылар. Нейробластома (нерв күзәнәкләреннән үсеш ала торган яман шеш – «Интертат» иск.) дигән диагноз куйдылар. Соңгы – дүртенче стадия, диделәр. Баланың шеше – корсак арты куышлыгында уң якта бөер өсте бизләрендә. Сентябрьдә кереп яткан идек, 30 апрельдә чыктык. Балага арка мие күзәнәкләрен күчереп утырттылар, башта 6 курс гади химия, аннары югары дозалы химия билгеләделәр. Баланың организмын туктатып, яңадан җибәрделәр, кыскасы.

Бик авыр булды ул көннәр. 31 мартта күчереп утыртканнар иде арка миен, аннан соң 2 ай ашамады, йөрмәде дә. Әле тернәкләнеп кенә килә иде, инде менә хәзер, шул шештән котылып булмасмы дип, Мәскәүгә килгән идек. 1 атна тикшерендек, инде менә хәзер операция, аннары нурланыш терапиясен алачакбыз. Татарстанда балалар өчен нур белән дәвалау аппараты юк, шуңа Мәскәүдә ятачакбыз. Нурланыш терапиясеннән соң, 21 көнгә бер тапкыр 5 курс иммун терапия аласыбыз бар. Табиблар әлегә бернинди фараз бирми, протоколда ничек язылган, эшли алганны эшлиләр инде, – ди Миләүшә.

«Операциягә килгәч тә, тыныч кына өстәлгә менеп ятты»

Табиблар өметләндермәгәч, «Бар да Аллаһы Тәгалә кулында» дип, Аллаһка сыгына ана. Зилә дә авырый башлагач, бернинди көйсезләнү, холыксызлану булмаган. Олылар күк фикер йөртеп, дәвалауның кирәген аңлый белгән, диярсең…

– Ул – бик акыллы бала, аңлый, шулай кирәген белә. Ул инде хәзер бөтен әйбергә күнеккән. Операциягә килгәч тә, тыныч кына өстәлгә менеп ятты. Табиблар да гаҗәпләнде, – дип уртаклашты Миләүшә.

Зилә авырый башлаганнан бирле 1 кабы 5 көнгә җитәрлек һәм бәясе 3500 сумлык дару эчеп тора. Миләүшә үзе дә көн саен дару эчә, аена 1 тапкыр көчле укол кадыйлар. Диспансерга 3 айга 1 барып, УЗИ үтеп, күренеп кайта.

Дәвалану өчен генә түгел, олы баласын укыту өчен дә чыгымсыз булмый. Быел икенче классны тәмамлаган 8 яшьлек улының укуын күзәтеп бара алмагач, программадан артта калмасын дип, борчылып, ел буена репетитор ялларга мәҗбүр булганнар. Әби-бабасы бала янына килеп торсалар да, хәзерге катлаулы мәктәп программасын алар белеп тә бетермәскә мөмкинлеген һәркайсыбыз аңлый.

Бүген Миләүшәнең иң зур терәге – тормыш иптәше. Ул, гаиләнең шушы чыгымнарын күтәрү өчен, көне-төне эштә. «Бөтен тормыш аның өстендә инде. Минем иң зур таянычым ул», – ди Миләүшә. Ул якыннары гына түгел, үзләренә ярдәм кулы сузган чит кешеләргә дә бик рәхмәтле булуын әйтте.

Шушы авырулар килеп чыккач, тормыш кыйммәтләренә карашым бик үзгәрде. Намазга бастым, намазда булуым белән җиңеп барам. Аллаһтан бирелгән сынау дип кабул иттем. Аллаһы Тәгалә, яраткан бәндәмне сыныйм дигән, шулай тиеш дип кабул итәм инде. Аллаһы Тәгалә ташламас, дим, – ди Миләүшә.

Зилә быел 1 сыйныфка укырга керәчәк. Мәктәпкә керергә гариза да язганнар. Операциясе уңышлы үтеп, башка дәвалану курслары да уңышлы булып, чиреннән котылып, исән-сау тернәкләнеп, Казанга кайтып, чәчләренә ак тасмалар үреп, иңнәренә портфель асып, иптәшләре белән бергә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керер, дип ышанып телик.

Әниле-кызлы Фәхертдиноваларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: Миләүшә Нургаяз кызы Фәхретдинова исеменә теркәлгән «Сбербанк» картасына 89376103226 телефон номеры аша матди ярдәм күчерергә була. Ил төкерсә, күл булыр, дигән мәкальне, кылган изгелек өчен Аллаһ меңе белән кире кайтарыр, дигәнне истә тотып, шушы гаиләгә авырлыкларны җиңеп чыгарга бергәләп булышсак иде!

Тулырак: https://intertat.tatar/news/uzem-ike-iremda-yaman-seska-karsy-koraskanda-alty-yaslek-kyzymda-da-yaman-ses-taptylar-5873561

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев