Иртәгә туфракта кырау көтелә
Һава торышы

Иртәгә туфракта кырау көтелә

Көндез максималь һава температурасы +18..+23, дип фаразлый синоптиклар.

26 май, якшәмбе көнне, алмашынучан болытлы һава торышы, туфракта кырау  көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән яңгыр. Көньяктан талгын җил. Төнлә минималь һава температурасы +2..+ 7, туфракта урыны белән -1.

Көндез максималь һава температурасы +18..+23, дип фаразлый синоптиклар.  

Фото: pixabay.com CC0 Creative Commons

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев