Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ут урап йөргәнне көтми

"Саба таңнары" газетасының быелгы 2нче санында "Тыкрыклар тараймасын" дигән язманы укыгач, бездәге шикелле проблема башка авылларда да бар икән дигән фикергә килдек.

Автор бик дөрес язган. Тар урамнар һәм тыкрыклар Шәмәрдәнгә аеруча хас. Әле узган елның ноябрь ахырында Пионер урамында йортта ут чыгып, янгын сүндерү машинасы тупикта калды. Суын сиптереп бетергәннән соң, борылып чыгып китә алмады, ул арада килеп җиткән икенче машинага юл бирү өчен урамның алгы башына барып торырга мәҗбүр булды. Әгәр Пионер һәм Лесная урамнары арасындагы тыкрык (Нариман урамы почмагы) кардан чистартылса, мондый хәл килеп чыкмас иде. Шуның өстенә, хәзер янгын сүндерү машиналарына Шәмәрдәннең тимер юл аръягы урамнарына чыгу өчен переезд да ябык, чакыру урынына Кукмарага илтә торган күпердән, әйләнгечтән урап килергә мәҗбүр булалар. Тыкрыклар гына түгел, урамнар да тарая бездә. Профнастил коймалар урамнарны ике яклап һаман кысрык¬лый бара. Без, өлкәннәр, үләрбез дә котылырбыз, әле яшьләргә яшәргә дә яшәргә бит.


Өлкәннәр исеменнән Флера Әбелкәрамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәмәрдән

2
X