Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Безнең геройлар

Бүген Кызыл Мишә авылына махсус хәрби операция зонасыннан ике батыр ир-егет – Фиркать Габдрахманов һәм Нәфис Хәбибуллин кыска вакытлы ялга кайттылар

 

Бүген Тимершык, Кызыл Мишә авылларына махсус  хәрби операция зонасыннан  ике батыр ир-егет – Фиркать  Габдрахманов һәм  Нәфис  Хәбибуллин  кыска  вакытлы  ялга  кайттылар. Аларны әти-әниләре, туганнары, дуслары  каршы   алды. Илебезнең  киләчәк  язмышы  сагында торучылар  икесе дә СВОга 2022 елның 23 октябрендә мобилизацияләнеп  китәләр. Димәк, өйдән чыгып киткәннәренә ике елдан артык вакыт үткән.

Икесе дә Херсон өлкәсендә  бер  үк  полкта  хезмәт итәләр.  Фиркать  үзенең пар канаты Эльвира белән  белән ике ул тәрбияләп үстерә. Олы  улы әтисенең  кайтканын  хәрби  киемнән  каршыларга  хыялланган булган. Әтисенең  армиядә хезмәт иткәндә  кигән   солдат формасы аңа бик  килешеп тора.  

Хәбибуллиннар  исә ике  кыз, бер  ул үстергәннәр. Нәфиснең игезәге инде кияүдә, ике баласы бар. “Әйе, Аллага шөкер,  улыбыз  кайтты. Бик шатлыклы  көнебез.  Көтеп  алдык. Шунысы күңелсез, кыска  вакытлы ял тиз  үтә. Ә сугышы бик озакка сузылды. Безне дә  чирләтеп бетерде. Улыбызга тагын  китәсе була, бурычы  шундый. Сугышлар бетеп, дөньялар тынычланып,  бөтенләйгә исән-сау  кайтуын   көтәргә  язсын  иде инде”,– ди Нәфиснең  әнисе Лилия ханым Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев