4 июнь 2021 яңалыклары
-
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бирнә җыйдылар
3нче июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре “Сабантуй” милли бәйрәменә бирнә җыйдылар.
-
5 июньгә һава торышы
5 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән көньяк районнарда бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнзр көтелми. Төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә, кич 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +8..+13˚, көндез +20..+25˚ градус.
-
Югары Утар балалар йорты-интернатында Халыкара “Балаларны яклау көне” чарасы
“Балаларны яклау көне” бәйрәме – иң кызыклы, мавыктыргыч, уеннарга иң бай бәйрәмнәрнең берседер мөгаен. Бәйрәм барлык тәрбияләнүчеләрне һәм барлык хезмәткәрләрне җыйды.
-
Путин ташламалы ипотека программасын бер елга озайту турында игълан итте
Кредитның иң зур суммасы барлык төбәкләр өчен 3 млн сум булачак.
-
Казанда узачак кышкы Махсус олимпиадага йөз илдән кунаклар килергә җыена
Казан 2022 елда кабул итәчәк кышкы Махсус олимпиада йөзгә якын илдән кунаклар җыяр дип көтелә. Бу хакта Петербург икътисади форумы сессиясендә сүз барды, ул инклюзия һәм Махсус олимпиада мәсьәләләренә багышланган иде.
-
2022 елда Россиядә яңа ел каникуллары ун көн дәвам итәчәк
2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр ял булачак.
-
Сабада Россиянең өстәл теннисы Федерациясе команда чемпионаты башланды
Бүген "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә Өстәл теннисы буенча Россиянең өстәл теннисы Федерациясе команда чемпионаты (2021/21 сезоны "В" югары лигасы,1-2 группа, 4тур) башланып китте. Ярышлар ирләр командалары арасында бара. Чемпионатта Россиянең 15 регионы спортчылары көч сынаша. Уеннар 6 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Спортчыларыбызга уңышлар телибез!
-
Татарстан Россия төбәкләре арасында инвестиция климаты рейтингында янә икенче булды
Мәскәү һәм Татарстаннан тыш, лидерлар бишлегенә Төмән һәм Тула өлкәләре, Башкортстан Республикасы да керде.
-
Минтимер Шәймиев: Аңнан динне чыгарып атарга теләсәләр дә, әкренләп аякка басабыз
«Хәзерге чор телебезне, динебезне аякка бастыру чоры, ансыз рухи байлык була алмый. Ислам дине белән шөгыльләнмәгән булсак, зур гөнаһ алыр идек. Безгә бердәмлек кирәк!» - диде Дәүләт Киңәшчесе.
-
96 яшьлек хәзрәт: Яшьләрне дингә чакырмасак, татарлыгыбыз юкка чыгарга мөмкин
«Яшь буынны дингә тарту — өлкәннәрнең бурычы», — диде Хәким хәзрәт Биктиев.
-
АО «Транснефть – Прикамье» выполнило плановые работы на магистральных нефтепродуктопроводах
АО «Транснефть – Прикамье» выполнило плановые мероприятия на магистральных нефтепродуктопроводах (МН) Альметьевск – Нижний Новгород, Субханкулово – Альметьевск, Набережные Челны – Альметьевск и Нижнекамск-2 – Набережные Челны.
-
Кыр эшләре барышы
Аграр тармакта эшнең күбәйгән вакыты. Күпчелек хуҗалыклар “Яшел урак”ка кереште, халыкчан әйтсәк, печәнгә төштеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2 июньгә район буенча күпьеллыклар 1740 гектарда чабылып, 3803 тонна сенаж әзерләнгән. Шуның 1123 тоннасы – “Игенче” җәмгыяте, 1359 тоннасы “”Сатыш”, 657 тоннасы “Кибәче” бригадалары траншеяларына салынган. “Саба” җәмгыятенең “Тимершык” бригадасында – 160, “Килдебәк” бригадасында 80 тонна сенаж төргәкләнгән. Тимершыкта шулай ук 132 тонна печән әзерләнгән.
-
Алар белән бергә без белгән заман, эпоха китә...
Олуг шәхесне соңгы юлга озаттык.
-
Сабада яшәүче Тәгъзимә Салих кызы Мусинага - 90 яшь
Сабада яшәүче Тәгъзимә Салих кызы Мусина 90 яшьлек юбилее уңаеннан РФ Президенты В.Путинның тәбрикләвен алды.
-
Киләсе атна башында Татарстанда яшенле яңгыр көтелә
Татарстанда ялларда, 5 һәм 6 июньдә, явым-төшем булмый.