4 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Казан федераль университеты профессоры әбиләр чуагының кайчан булачагын әйтте
Сентябрь урталарыннан соң температура күтәрелергә мөмкин.
-
Пүкәл авылында "Саф сулы ямьле Саба" экологик маршруты узды
3 нче сентябрь көнне Пүкәл авыл китапханәсе, клубы һәм Олыяз авыл мәдәният йорты мөдире белән берлектә "Саф сулы ямьле Саба” экологик маршрутын уздырдылар. Әлеге проект "Авылымның су чыганаклары", "Халкымның гореф-гадәтләре, йолалары", "Туган авылым әдипләре" дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала.Чара кунакларны татлы бавырсак һәм “Авылкаем Пүкәлем” җыры белән каршы алудан башланып китте.
-
Кызыл Мишә авылында юл эшләнде
Кызыл Мишә авылының Пионер урамына 350 метр өлешенә МДФ программасы буенча юл эшләнде. Юлны Балтач районында урнашкан “МДСУ-1” оешмасы эшләде.
-
2024 елга Россиядә барлык төр транспортта биометрия кертеләчәк
Әлеге технология буенча пассажирлар траспортта түли һәм аэропортларда, вокзалларда тикшерү уза алачак.
-
Киләсе атна башыннан Татарстанда кыраулар көтелә
Салкын һава фронтының үтеп керүе аркасында температура нормадан 4-5 градуска түбән.
-
Тимершык авыл җирлегендә "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты үтте
Һәр чишмәнең үз тарихы, көйләре, үз юлы бар. Борын-борыннан безнең ата-бабаларыбыз авылларны елга, күлләр, чишмәләр ярлары буенда төзегәннәр. Чөнки су булган җирдә тереклек үсә. Чишмәләр - чисталык, пакьлек символы булып торган. Чишмәләрне халык изге урын дип саный. Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шушы чишмәләрдән, коедан башлана да инде.
-
Велоспорт вәкилләре эш визиты белән Байлар Сабасына килде
3 нче сентябрь көнне велоспорт буенча Мордовия Республикасы федерациясе президенты Бояров Виталий Васильевич, BMX буенча Россиянең баш тренеры Костюков Павел Павлович, Токиода BMX-фристайл буенча Олимпия уеннары катнашучысы Ризаев Ирек Евгеньевич эш визиты белән Байлар Сабасына килде. Кунаклар экстрим паркта, З.Йосыпов урамындагы паркта яңа памп-трек белән таныштылар, шулай ук «SABA-ARENA» универсаль спорт комплексында булдылар.
-
Сабабаш авылының урамнарында юл эшләре бара
Мишә авыл җирлегендә төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Бүгенге көндә Сабабаш авылының урамнарында юл эшләре башкарыла.
-
"Халык Татарстаны" масштаблы онлайн-проектының 2 нче этабы башланды
Август һәм сентябрь айларында социаль челтәрләрдә «Народный Татарстан» дигән зур бәйге уза, анда онлайн-тавыш бирү юлы белән халык республиканың 10 символын билгели.
-
Дума сайлауларына бюллетеньнәр рус һәм татар телләрендә булачак
Андрей Кондратьев белән бергә «Идел-Пресс» нәшриятендә бюллетеньнәр җитештерүнең төп нокталарын республиканың әйдәп баручы басмалары журналистлары да тикшерде.
-
Кызыл Мишә авылында "Саф сулы ямьле Саба" проекты
"Саф сулы ямьле Саба" проекты буенча оештырылучы экологик марафонның чираттагы тукталышы 2 сентябрь көнне Кызыл Мишә авылында узды. Чара "Төхфәт" һәм "Гаян" чишмәләре янында башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Хазиев Айдарның чыгышы һәм мөхтәрәм Нагимова Г.Х. кыскача шушы чишмәләрнең тарихы белән таныштырганнан соң "Нигамәтҗан" чишмәсенә уздылар. Анда мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы, яшьләр белән берлектә "Киленгә су юлы күрсәтү" йоласы күрсәтеп кителде.