14 апрель 2021 яңалыклары
-
Шәмәрдәндә бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы
Бүген Шәмәрдәндә бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы булды.
-
Марат Әхмәтов: Авыл хуҗалыгында эш хакы күрсәткече белән республиканы артка өстерибез
Парламент рәисе урынбасары сүзләренчә, узган ел уңыш югары булуын, ашлыкка, сөткә бәя буенча да уңышлы ел булганын исәпкә алып, аграр тармакта хезмәт хакын арттыру бурычы куелырга тиеш.
-
15 апрельгә һава торышы
15 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +3..+8°, көндез +19..+24° градус җылы булачак.
-
Полиция хәбәр итә
Байлар Сабасында яшәүче бистәдәшенең телефонын һәм банк картасын урлап, онлайн-кушымта аша аның 70 мең сум акчасын үзенә күчергән һәм, шуның өстәвенә, карта хуҗасы исеменә 170 мең сумга кредит та рәсмиләштергән.
-
Калатау авылында яшәүче Зиннур Фәттаховка 90 яшь тулу уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлавы тапшырылды
Зиннур ага 1931 елның 10 апрелендә Калатау авылында 5 балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Сугыш башлангач әтисе фронтка алына. Яшьтәшләре кебек Зиннур да күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Туган авылында башлангыч белем алганнан соң, Шытсу мәктәбенә йөреп 7 сыйныфны тәмамлый.
-
Татарстанда мунча чабындыручылар чемпионатында Чаллы егете җиңгән
Айрат Әхмәтов мунча чабындыру эше белән 7 ел шөгыльләнә.
-
Россиядә кайбер кешеләргә өстәмә ял көне бирергә тәкъдим иттеләр
«Бала туганнан соң әти кешегә биш календарь көнгә кадәр түләүле отпуск бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», — диелә мөрәҗәгать текстында.
-
Мәгариф оешмаларында экологик тәрбия чаралары
Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Табигать белгечләре” экологик КВН узды. Чарада 5,6 класс укучыларыннан төзелгән “Урман дуслары”, “Җир балалары” командалары катнашты. “Хайваннар дөньясында”, “Кош оясы”, “Кошларны кем күбрәк белә?” кебек биремнәрне үтәү барышында укучылар табигать законнарын, аның байлыкларын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Соңгы этапта алып баручы сораулар биреп, экологик проблемалар турында фикер алыштылар. Балалар табигатьне саклау юнәлешендә нинди эшләр башкарырга мөмкинлекләрен плакатларда чагылдырдылар.
-
Авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал уеннары узды
Кичә МБУ "Спорт комплексы"нда авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал уеннары узды. Чемпионатта барлыгы 11 команда катнашты, ә бу 108дән артык катнашучы. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы катнашты.
-
"Казанские ведомости"ны Мәскәү һәм Питер үрнәгендә метрода бушлай тараталар
Казанда яшәүчеләрне һәм Татарстан башкаласы кунакларын шәһәрнең тормышы турында сигез бит яңалык, күзәтүләр һәм мәкаләләр көтә.
-
Яшьләр тавышы: Татарстан шәһәрләре һәм районнарында яшьләр форумнары узачак
Һәр кешенең 12-30 апрельдә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узачак Яшьләр форумында үз инициативасын белдерү мөмкинлеге бар.
-
Саба районы һәр сыердан сөт савып алуда республика таблицасының 2нче баскычына күтәрелде
Шулай итеп, без хәзер әтнәләрдән генә калышабыз. Сыерларның продуктлылыгын 29,7 килограммга җиткергән лидер районны куып җитеп киләбез. Терлекчеләребез сөт савуда 2020 ел күрсәткече белән чагыштырганда 111 процент үсеш тәэмин итте. Ягъни 12 ай эчендә сыерларның сөт бирүчәнлеге 3,2 литрга арткан. Шушы динамика сакланганда лидер белән тигезләнергә продуктлылыкны тагын 3,5 килограммга яхшыртырга кирәк. Ә хуҗалыкларның моңа ирешү өчен файдаланылмаган резервлары һәм мөмкинлекләре җитәрлек.
-
Татарстанда 2023 елга кадәр территорияләрне төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар циклы башлана
14 апрельдә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында 2022-2023 елларда территорияләрне төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар сериясе башлана.
-
«Ак Барс» «Авангард»ны җиңде: хәлиткеч җиденче уен Казанда узачак
Туган көнен бәйрәм итүче Кирилл Петров ике алкасы белән «Ак Барс»ка җиңү китерде.