17 сентябрь 2020 яңалыклары
-
“Теләкләр салават күпере” мастер – класс
17 сентябрьдә Хәтер һәм дан елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Теләкләр салават күпере” дигән мастер – класс оештырдылар. Чараның максаты – балаларда патриотизм, теләктәшлек, толерантлык хисләре тәрбияләү. Балаларга Тынычлык көне турында сөйләнде, кәгазьдән күгәрчен ясау буенча мастер – класс үткәрелде. Шулай ук чарада катнашучылар тынычлык, дуслык, толерантлык турында фикер алыштылар. Соңыннан кәгазь күгәрченнәргә теләкләр язып, кошларны Теләкләр салават күперенә беркеттеләр.
-
Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына кабул итү тәртибен үзгәртте
Мәгариф һәм фән министрлыгы бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслады, алар 2021/22 елдан үз көченә керәчәк.
-
18 сентябрьдә +21 градус җылылык көтелә
Җомга көнне иртән һәм көндез синоптиклар көчле җил булачагын фаразлый.
-
Миңнеханов Ford Sollers башлыгы белән Aurus автомобильләрен чыгару турында сөйләште
Заводларда җиһазлар әзерлиләр һәм белгечләр туплыйлар.
-
Борһанов Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе җитәкчесе итеп билгеләнде
Россия спорт министры Олег Матыцин Татарстанның элеккеге мәгариф һәм фән министрын академия ректоры вәкаләтләрен башкаручы итеп билгеләү турында боерык имзалады.
-
Татарстан синоптиклары кырау һәм көчле җил турында кисәтә
Җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 22 час. 17 сентября до 18 час. 18 сентября 2020 г.
-
Татарстанда битлек режимы һәм дистанция саклау таләбе март ахырына кадәр дәвам итәчәк
Тиздән грипп һәм ОРВИ эпидемиясе сезоны башланачак.
-
Татарстанда кинотеатр һәм концерт залын 70 процент тутыру рөхсәт ителергә мөмкин
Хәзер кинотеатр, концерт заллары һәм башка кайбер объектлар яртылаш кына тулы булырга тиеш.
-
«Тамчы» вокаль ансамбле «Созвездие-Йолдызлык» XX фестивале Гала-концертының бүләкләү тантанасында катнашты
16 сентябрьдә КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында суперфинал нәтиҗәләре буенча "Созвездие-Йолдызлык" XX фестиваленең Гала-концертының бүләкләү тантанасы узды. Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының “Тамчы” вокаль ансамбле (җитәкчесе Харрасова Лилия Альберт кызы) «Сәнгать образын гамәлгә ашырган өчен «Махсус приз» дипломы белән бүләкләнде. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз,ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, тагын да югары биеклекләрне яуларга! Уңыш юлында сезгә һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын!
-
Россия авыл хуҗалыгы үзәге көзге культуралар чәчүлекләренең чүпләнүе һәм аларга каршы көрәш чаралары турында хәбәр итә
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Үсемлекләрне яклау бүлеге көзге культуралар чәчүлекләрендә чүп үләннәрнең күбәеп китүе турында хәбәр итә.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары яшь музыкантлар өчен "Йолдызлар-иртәгә" республика иҗат конкурсында катнашты
2020 елның 16 сентябрендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалыннан тынлы уен кораллары бүлеге укучылары Усманов Данис, Сафиуллин Руслан укытучылары Фәтхуллин Айдар Альберт улы җитәкчелегендә Түбән Кама шәһәрендә үткән " Йолдызлар-иртәгә " яшь музыкантлар республика иҗат конкурсында катнаштылар . Әлеге конкурста укучыларыбыз бер сәхнәдә Татарстан Республикасының халык артисты һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Абязов Р. Ю. җитәкчелегендәге "La Primavera" камера оркестры белән бергә чыгыш ясадылар.
-
Рафис Борһанов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан китте
Борһанов 2017 елның декабренннән республиканың мәгариф һәм фән министры булып эшли башлады.
-
Татарстанлыларның яртысы диярлек тән мөмкинлекләрен киңәйтә торган гаджетка күчәргә әзер
Республикада яшәүчеләрнең 36,5% тан артыгы робот-хуҗалык буенча ярдәмче булырга теләвен белдерде.
-
«Игенче» җәмгыятенең бозау үстерү осталары
Эзмә авыл җирлегенең «Игенче» җәмгыятенең Пүкәл комплексында, тудыру бүлегеннән күчерелгән, 100 һәм 500 башка исәпләнгән бозау үстерү торакларында 4 эшче хезмәт куя. Тәҗрибә һәм осталык, эш сөю һәм тырышлык аларга зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. 2017 елда бозау караучы Хайретдинова Люция Әмин кызына, терлекчелек тармагында югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәне өчен «Атказанган терлекче» исеме бирелде. Шайдуллина Гөлнур Нури кызының шушы җәмгыятьтә эшләгән гомуми стажы 46 елдан артып китә.