“Үләр алдыннан төшемә керде...”
Суфия апа 1931нче елның 8нче гыйнварында Югары Шытсу авылында 3нче кыз булып дөньяга килә. Беренче апасы Суфия бик иртә җир куенына керә, ә өченче кызга аның исемен бирәләр. Әтиләре икенче кызына Оркыя, ә кечкенә кызларына олы кызы хөрмәтенә Суфия исемен куштыра. 1931нче елда әтисен колхоз председателе итәләр. Күп тә үтми, Суфия апаның әтиләре башка хатын белән читкә чыгып китә. Суфия апа әнисе һәм апасы белән яшәп кала. Ләкин авырлыкларның башы гына булып чыга бу. Әтиләре яшь хатынны төп йортка алып кайта һәм “Мин сезнең икегезне дә якын күрәм”, дип, теге хатын белән никахлашып, 2 хатынлы булып тора башлый. Ай-һай авыр була аларга шул хатын белән торырга. Бигрәк тә Суфия апаның әнисенә. Ул аңа хәтта ашарга пешерергә дә ирек бирми торган була. Аптырагач әниләре күршеләргә кереп ашарга пешергән. “Әни безне калдырып чыгып китмәде, нишләсәк тә бергә идек, эшкә йөрде, Чәбки-Сабадагы әбиебез (әнисенең әнисе) бар яктан да булышып торды”, – дип искә ала Суфия апа шул елларны. Шулай ике хатын белән торганнан соң, көннәрнең берендә Суфия апаларның әтиләре теге хатынын ияртеп, өйдә берни дә калдырмыйча башка җиргә торырга чыгып китәләр. Өй буп-буш кала. Әбиләре, ашарыгызга кашык булса да булсын дип, кашыкларын да бирә, әниләре берничә эштә эшләп, әкренләп өйгә кирәк-яраклар җыя. Өйдә ашарга булмый. Ике кыз кул арасына керә башлый. Суфия апа бүтән гаиләләрдә бала карашып акча эшли. Ул, хәтта, мәктәптә белем дә ала алмый кала. “Берсендә әнигә кайтып әйттем. Әни, бәрәңгене үзегез ашарсыз, мин шуның суын булса да эчәрмен. Бала каравы читен, бүтән бармыйм әле, дип ялына идем. Әни “түз инде, балам, ашарлык булса да эшләрсең”, ди торган иде”, – ди Суфия апа.