Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Тәбрис Яруллинның татар яшьләр форумыннан китүе интернетта шау-шу уятты

    Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинның Татар конгрессында эшен туктатуын инде ишеткәнсездер. Инстаграмда яшьләр әлеге хәлгә карата үз фикерен белдереп постлар куя, акцияләр башлый. Тәбрискә теләктәшлек белдерә. Тәбриснең форум рәисе эшен ташлап китүе күпләрне борчый. Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат юллаган.

     

    "Тәбрис Яруллинны бу эштән читләштерү татар мәдәнияты, мәгарифе, татар яшьләре хәрәкәте үсешенә зыян салачак. Аның җитәкчелегеннән азат булса, гомумән, яңа татар мәдәниятенә, сәясәтенә зур зыян булачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы исеменнән бу хәлгә карата борчу белдерәбез." - дип язылган хатта.

    Әлегә эшнең ничек тәмамлачагы әлегә билгеле түгел. Ләкин Тәбриснең әлеге вазифадан "үз теләге белән китәм" - дип гариза язуы билгеле. 

    Яруллинны Дөнья татар яшьләр форумы рәисе итеп форум шурасы 2018 елда ике елга сайлаган иде. Нигезләмәгә караганда, аның рәислектән китүе дә форум шурасы тарафыннан гына хәл ителә ала. 

    Тәбрис Яруллин күптән түгел "Бердәм Россия" праймеризында катнашып, 28нче урынга да чыккан иде. Узган атнада депутатлыкка дәгъва кылуынннан да баш тартканы билгеле.

    Фото: Тәбрис Яруллинның интернет сәхифәсеннән.

    http://idel-tat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: