23 июль 2019 яңалыклары
-
Татарстанда яшәүче хатын-кыз лотереяга 16 миллион сум откан
Җиңүче бу акчаларны гаиләсе белән сәяхәт итү һәм ике катлы йорт төзү өчен тотарга тели.
-
Татарстан президентыннан балаларын кайтаруда ярдәм сораучы җырчы Айгөл Зәйнуллина күңелсез хәбәрләрен җиткерә
«Болгар кызлары» төркеме солисткасы Айгөл Зәйнуллинаның элекке ире балаларын урлап алып китүләре турында язган идек инде. Суд таләпләренә карамастан, балаларның әтисе улларын кайтарырга ашыкмый.
-
Владимир Чагин : “Яшьләргә техник белем алуга юнәлеш бирү бик мөһим”
Бердәм Россия” кандидаты Владимир Чагин партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә дежур торды
-
Владимир Путин инвалидлыкны раслауны җиңеләйтү турындагы законны имзалады
Инвалидларга социаль ярдәм алу өчен статусларын белешмә белән расларга яки тернәкләндерү программасының төп нөсхәсен тәкъдим итәргә кирәкмәячәк.
-
Хаҗилар өчен иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырып чыгарылды
Юл күрсәткеченең тиражы ике мең данә тәшкил итә. Аны Татарстан хаҗиларының һәркайсы алачак.
-
Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы тарафыннан Республикакүләм “Территория Закона” конкурсына йомгак ясалды
Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хаҗиев Республика күләмендә үткәрелгән “Территория Закона” конкурсының “Җирлек территориясендә хокук һәм закон үтәлешен саклау” номинациясендә катнашып II призлы урынны яулап диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
-
Цифрлы телевидение өчен приставка сатып алучыларга компенсация кертелә
Компенсация алу өчен документларны 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшыру кирәк.
-
“ТямаевFEST”: 20 меңгә якын тамашачы, ихлас чыгышлар, уеннар, кызыклы һәм үтемле фикерләр [видео]
21 июль Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев туган авылы Түбән Норлатта гөрләтеп“ТямаевFEST” үткәрде.
-
Цифрлы телевидение күрсәтмәгән җирлекләрдә аз керемлеләргә компенсация түләнәчәк
Дәүләттән ярдәмгә дәгъва итү өчен, җан башына керем яшәү минимумының 1,5 тапкыр күләменнән түбәнрәк, ягъни 13 мең 755 сумнан артмаска тиеш.
-
Хабаровск краенда балалар лагеренда янгын чыккан
Нәтиҗәдә, бер бала һәлак булган, зыян күргән өч бала комага киткән.
-
Шекше авылында “Worldskills Казан-2019» дип исемләнгән үзенчәлекле чара
20 июль көнне Шекше авылында һөнәрчелекне популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, авыл халкының ялын оештыру максатларын күз алдында тоткан “Worldskills Казан-2019» дип исемләнгәнүзенчәлекле чара үткәрелде.
-
Камал театры артисты дәрәҗәле исемгә лаек булды
Илнур Закировка театр сәнгате үсешенә керткән өлеш өчен “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
-
Татарстанда ике автомобиль бәрелешүендә бер кеше үлгән, дүрт кеше зыян күргән
Авария Татарстанның Теләче районында Мамадыш юлында булган.
-
Бүген Казанда 24 градуска кадәр җылы булачак
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак.
-
Паркларда һәм скверларда сатылган чиста суның бәясен киметергә тәкъдим иттеләр
Беренче чиратта кирәкле продукт буларак, су бәясе арзанрак булырга тиеш.