23 ноябрь 2018 яңалыклары
-
«Милли хәзинә» Идел буе балалар һәм яшьләр халык иҗаты фестивале
19-21 нче ноябрь көннәрендә Казан федераль университеты базасында «Милли хәзинә» Идел буе балалар һәм яшьләр халык иҗаты фестивале будыр узды.
-
СЫЕРЛАР ӨЧЕН БИРЕЛДЕ, ЧИРАТ – КӘҖӘЛӘРГӘ
Сатыш авыл җирлегеннән шалтыратып, савым сыерларына быел өстәмә субсидия биреләчәкме-юкмы икәнлеген ачыклауны сораганнар иде. Мөрәҗәгать итүченең соравыннан күренгәнчә, халык арасында март аенда сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга хөкүмәт ярдәменең сөт бәяләре төшү сәбәпле күрсәтелүе турында сүз таралган булган. Шунлыктан кайберәүләр ел да бирелеп килүче субсидияне дә көтә икән.
-
Әни икенче әти алып кайтты...
Редакциянең дүртенче катында соңгы тәрәзәдә ут сүнде. Нурсөя ташландык, иске 3-4 катлы йортлар яныннан бүген дә үз уйларына бирелеп салмак кына өенә атлады. Шул мәлне кай яктандыр үксеп бала елаганын ишетте. Үзенә үзе ышанмыйча шул тавышка колак салды. Елаган тавыш йорт хәрабәләре арасыннан ишетелә иде. Нинди бала булыр бу вакытта, соңдыр инде? Нишләп кергән ул анда? Бер-бер артлы аның башында төрле сораулар кайнады. Эш сәгате бетүгә карамастан, Нурсөя кабинетында 2 сәгатъ тоташ редакциягә килгән хатлар белән утырды. Хәзер унберенче яртылар чамасы хичшиксез бардыр инде. Хатын тавыш килгән якка таба китте.
-
Телефон аферистлары 84 яшьлек әбинең 700 мең сум акчасын урлаган
Аферистлар аңа моңарчы сатып алган дарулары өчен компенсация түләргә вәгъдә иткән.
-
ҖИРЕҢ КИРӘКМӘСӘ – БАШ ТАРТ
Бүгенге көндә кайбер җир участокларының хуҗалары үз кишәрлекләренең кайда икәнен дә белмиләр. Бу бигрәк тә пай җирләренең бушка өләшенүе, җир хуҗаларының матди чыгымнарсыз гына җир участокларына дәүләт теркәве уздыруы нәтиҗәсендә килеп чыккан хәл. Кайбер пай хуҗалары җирләрен фермерларга яки авыл хуҗалыгы предприятиеләренә арендага биргән. Алар исә бөлгенлеккә төшеп яисә башка сәбәпләр аркасында ул җирләрдән баш тарталар. Нәтиҗәдә җир эшкәртелми, ташландык хәлгә килә.
-
«Бәрәңге пилмәне»
Камыры бик яхшы килеп чыга,пилмән дэ ертылмый,шуңа күрә курыкмыйча шушы рецепт белән ясап карагыз.
-
“Карамалы-Гобәй” җыры кемнеке?
“Tat_plagiat” үзенең инстаграм битендә Ришат Төхвәтуллинның әнисе иҗат иткән “Карамалы-Гобәй”нең NEK &CLAUDIA & DEMARCD башкаруындагы “Orice Mi-ai Cere Tu” җырының күчерелмәсе булуын раслаучы видео урнаштырган.
-
“Нигә сез шундый явыз?” – Путинга хат язган кыз асылынган
Путинга хат язып, әнисенең түбән хезмәт хакына зарланган Смоленск өлкәсендә яшәүче кыз үз-үзенә кул салып һәлак булган. Эхо Москвы басмасы язуынча, күзе начар күрү аркасында инвалидлыгы булган кызны мәктәптә сыйныфташлары үчекләгән.
-
Фән һәм хакимият вәкилләре коррупциягә каршы көрәшү алымнарын эзли
Татарстан башкаласында «Коррупциягә каршы тору диалектикасы» дигән VIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза.
-
Кышта балык тоту - үзеңне хәрап итү?
Мишә елгасында бозда агып киткән 78 яшьлек балыкчыны коткарганнар.Балыкчыга карата «Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларында кеше гомерен саклау кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча беркетмә төзегәннәр.
-
Татарстанда ял көннәрендә кар явачак, көчле җил, буран көтелә
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
-
ТАМЫП ТОРА СУЛАРЫ...
Соңгы көннәрдә Саба, Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре хезмәткәрләре бурычлылар исемлегенә кергән кешеләрнең йортларына һәм фатирларына барып рейдлар үткәрде. Максатлары – торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен түләмәгән хуҗалар белән сөйләшү, аңлашу. Бу – килеп туган вәзгыятьтә күрелгән чара.
-
Футбол кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин? Кемгә кирәк әлеге үзгәреш?
IFAB 2019 елның мартында узачак советта футболдагы үзгәрешләр турында карар кабул итәргә ниятли.
-
АНА БӘХЕТЕ - БАЛАДА
Әни, дигәч, сөйкемле бала күз алдына килә.
-
Аэропортка исем сайлыйбыз
30 ноябрьгә кадәр «Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында тавыш бирүнең финал этабы уза.