Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Тынычлык урамында квартир ачкычлары тапшыру [фоторепортаж]

Бүгенге көндә "өй салуның ние бар..." дигән әйтем искерде. Хәзер йортны түбә астына кертеп, тәрәзәләр куйгач та, күпләр яңа торакка күченә алмый йөри.

Чөнки эчке эшләргә, газ-су-ут кертергә акча җитми. Менә шул чакта күпләр хөкүмәт булышлыгына таяна.
-Акча мәсьәләсендә без дә килеп терәлгән идек инде,- диде Байлар Сабасында яңа йорт салучы педагог Искәндәр Кәримов.- Эшкә 2011 елда керешеп, нигезен салдык. 2012 елда стенасын өеп, түбәсен яптык. Бу эшләргә ана капиталы да, алган кредитлар да кереп бетте. 2012 елда торак төзелеше программасына керергә гариза язган идек. Быел акча бик кирәк чакта дәүләттән бер миллион сум ярдәм алуга ирештек. Аны өч өлешкә бүлеп бирделәр. Бик вакытлы булышлык булды, чөнки эчке эшләргә дә күп чыгымнар кирәк. Яңа йортка кышка таба күчәргә исәп итәбез. Яшь гаиләләргә булышлык итү программаларын гамәлгә керт­кән республика, шулай ук район җитәкчеләренә рәх­мәттән башка сүзебез юк.
И.Кәримов йорт төзү мәшәкатьләренә бер эшне ике тапкыр эшләргә туры килмәсен, дигән нияттән алынган. Кәримовларны - хатыны Зөлфияне (ул почта хезмәткәре), балалары Камил белән Мәдинәне барлык уңайлыклары булачак өйдә матур гаилә тормышы көтә.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

фотолар:http://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев