Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

5000 сум штраф түләгән

Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 343 санлы Карары (4 июнь 2007 ел) белән расланган кагыйдәләр нигезендә яше 80нән узган даими ярдәмгә мохтаж гражданнарны караучы хезмәткә яраклы эшләмәүче кешеләргә айлык компенсация түләүләре каралган. Кагыйдәләрдә шулай ук әлеге түләүләрнең туктатылуы очраклары да күрсәтелгән. Шундый очракларның берсе - ярдәмгә мохтажны караучы булып беркетелгән...

Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 343 санлы Карары (4 июнь 2007 ел) белән расланган кагыйдәләр нигезендә яше 80нән узган даими ярдәмгә мохтаж гражданнарны караучы хезмәткә яраклы эшләмәүче кешеләргә айлык компенсация түләүләре каралган. Кагыйдәләрдә шулай ук әлеге түләүләрнең туктатылуы очраклары да күрсәтелгән. Шундый очракларның берсе - ярдәмгә мохтажны караучы булып беркетелгән кешенең хезмәт хакы түләнә торган эш башкаруы. Эшкә урнашучы бу хакта тиешле органнарга хәбәр итәргә тиеш. Хезмәт хакы түләнә торган эш башкару фактын яшереп калдыру мошенниклык булып санала һәм моның өчен РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе (1нче бүлек) нигезендә җаваплылыкка тарту каралган.

Күптән түгел район судында әлеге маддә буенча Ф.Сәлахиевка карата кузгатылган җинаять эше каралды. Олы яшьтәге С.Сәмигуллинаны караучы итеп беркетелгән һәм моның өчен ай саен 1200 сум пособие алып баручы көллияттә укучы егет "Алтын Саба-М" җәмгыятенә эшкә урнаша һәм 2011 елның маеннан 2012 елның 22 октябренә кадәр эшләгәне өчен аңа 15600 сум акча түләнә. Әмма Ф.Сәлахиев бу хакта РФ Пенсия фондының районара бүлегенә хәбәр итми. Суд Ф.Сәлахиевның гаебен тануын, кылган гамәле өчен чын күңелдән үкенүен, Пенсия фондына китерелгән зыянны ирекле тәртиптә тулысынча кайтаруын исәпкә алып, аңа җиңелрәк җәза билгеләде: 5000 сум күләмендә штрафка тарту турында хөкем карары чыгарды.

Р.Ахунов,

район прокуроры

урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X