Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

АТТЕСТАЦИЯСЕЗ ЭШ УРЫННАРЫ

Район прокуратурасы оешма-предприятиеләрдә һәм шәхси эшмәкәрләрдә эшләүчеләрнең хокук­ларын хезмәт урыннарын аттестацияләп яклауга юнәлдерелгән нәтиҗәле чаралар күрде.

Шәхси эшмәкәрләр тарафыннан һәм район оешмаларында эш урыннарында хезмәт шартлары булдырылуга аттестация һәм хезмәтне саклау буенча сертификацияләү үткәргәндә гамәлдәге хез­мәт законнарының үтәлеше тикшерелде. Аның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, эш бирүчеләр тарафыннан Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 212нче маддәсе таләпләре үтәлмәгән. Ягъни тикшерү көненә 30 шәхси эшмәкәр предприятиеләрендә һәм 62 оешмада эш урыннары аттестацияләнмәгән иде.

Район прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, эш бирүчеләрне хезмәт урыннарын аттес­тацияләүгә мәҗбүр итү турында судка 92 гариза кертте. Хәзерге вакытта суд 52 гаризаны карап, барысын да уңай хәл итте.

Р.Сәлахов,

район прокуроры, юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев