Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Хезмәт килешүсез эшләгәннәр

Район прокуратурасы оешмаларда, шәхси предприятиеләрдә хезмәт законнарының үтәлешенә күзәтчелек итүгә игътибарны тагын да көчәйтте.

Чираттагы тикшерүләрнең берсе А.Әүбәкиров шәхси предприятиесендә үткәрелде һәм гражданнарны эшкә кабул иткәндә хезмәт законнары таләпләренең бозылуы ачыкланды. Предприятиедә Хезмәт кодексының 67нче маддәсе 1нче бүлегендә күрсәтелгән таләпләр үтәлмәгән, ягъни җиде эшче белән хезмәт килешүләре төзелмәгән иде. Өч кеше агымдагы елның мартыннан бирле хезмәт килешүсез эшләгән. Шулай ук Кодексының 66нчы маддәсе таләпләре дә үтәлмәгән: эшчеләрне эшкә алу турында хезмәт кенәгәләренә язма кертелмәгән булып чыкты.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча А.Әүбәкировка карата Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 5.27нче маддәсе нигезендә эш кузгатылып, ул 1000 сум күләмендә штрафка тартылды.

Л.Гаффарова,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев