6 июль - Бөтендөнья үбешү көне
Календарь

6 июль - Бөтендөнья үбешү көне

6 июль - Халыкара үбешү көне Бөекбританиядә барлыкка килгән дип исәпләнә. XIX нчы гасыр башында томанлы Альбион ярларында яшәүчеләр мә­хәб­бәтнең бер дәлиле булган үбешүгә аерым көн бирү кирәк дип санаганнар. Бары тик ХХ нче гасыр ахырында гына әлеге бәйрәм БМО тарафыннан раслана.

Үбешү турында кызыклы фактлар:

1) Үбешү биттәге 29 мускулны хәрәкәткә китерә, бу исә җыерчыклардан менә дигән профилактика булып тора.

2) Америка статистикасына ышансаң, кияүгә чыкканчы хатын-кызлар 80ләп ир-егет белән үбешергә өлгерә.

3) Уртача кеше үз гомерендә үбешүгә 20160 минут исраф итә.

4) Иреннәрнең сизгерлеге бармакларныкына караганда 200 тапкыр зуррак.

5) Эшкә киткәндә хатыннарын үбеп китүче ир-атлар 5 елга артыграк яши.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев