Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Хөрмәтле мәдәният хезмәт­кәрләре һәм мөхтәрәм ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәрләре көне бе­лән ихлас котлыйбыз! Райо­ныбызның мәдәниятен үс­терүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район сәнгатен республикада таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз.

Районда тарихи-мәдәни мирасны саклауда күп төрле бәйгеләребез традицион үткәрелә, яңа проектлар үз эшен башлый, аларда яшь талантларыбызны барлап, яңа исемнәр ачабыз. Район, республика, төбәк бәйгеләрендә катнашып, үз йөзебезне, даныбызны яклыйсыз, рухи һәм мәдәни үсешебезне күрсәтәсез. Һөнәри осталыгыгыз, матурлыкны күрә һәм аны башкаларга да күчерә алуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.   Сезгә иҗади ил­һам, бетмәс-төкәнмәс көч, сәламәтлек, иҗатта яңа үр­ләргә ирешеүгезне телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты

Фото: alki-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев