Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда дүрт автомобиль бәрелешкән, өч кеше зыян күргән

Авария бүген көндез Сөембикә проспектында булды.

Чаллыда берьюлы дүрт автомобиль бәрелешкән, ким дигәндә, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Бүген массакүләм юл-транспорт һәлакәте Сөембикә проспектында, «Аптека» тукталышы янында сәгать өчләр тирәсендә булган. Биредә берьюлы дүрт автомобиль бәрелешкән. 9нчы модель «Лада» машинасы юл кырыена төшкән, ә такси автомобиле һәм «Хендэ» җиңел машинасы юлга аркылы чыккан.

Авария шаһитлары сөйләвенчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер пассажир машинаның алгы тәрәзәсеннән чыгып киткән. Авариядә, ким дигәндә, өч кеше имгәнгән. Шаһитлар сүзләренә караганда, зыян күргән ике кешене ашыгыч ярдәм машиналарында хастаханәгә китергәннәр.

Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев