Татарстанда җиңел машина юл кырыена төшеп капланган, имгәнүчеләр бар
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда җиңел машина юл кырыена төшеп капланган, имгәнүчеләр бар

Кичә кич Казан–Ульяновск юлында юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстанда трассада җиңел машина юл кырыена төшеп капланган, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Кичә кич Казан-Ульяновск трассасында «Пежо» җиңел машинасы юлдан төшеп китеп капланган. Авария нәтиҗәсендә хатын-кыз зыян күргән, аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китергәннәр.

Һәлакәт сәбәпләре әлегә билгесез. 

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев