Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда янгын сүндерүчеләр гаражда шартлау очрагын булдырмый калган

Янгын Иске Чүпрәле авылында 120 квадрат метр мәйданда чыккан.

Татарстан янгын сүндерүчеләре газ баллоннарын чыгарып, гаражны шартлаудан саклап калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген көн уртасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Иске Чүпрәле авылында 120 квадрат метр мәйданда гараж януы турында хәбәр килде. Урынга 114нче янгын сүндерүчеләре чыкты», - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә.

Йорт хуҗасы янгын сүндерүчеләргә яна торган гаражда газ баллоннары булуы турында сөйләгән. Шартлау куркынычы булуы һәм янәшәдәге йортларга ут кабу куркынычы барлыкка килгән.

Нәтиҗәдә, бер звено янгын сүндерү һәм якындагы корылмаларны саклау белән шөгыльләнгәндә, икенчесе гаражга үтеп кереп, аннан пропан һәм кислород салынган өч баллонны алып чыккан.

Янгынны ун минут эчендә сүндерәләр. Ут түбәгә зыян салган, гараж стеналары эчке яктан янган.

Башлангыч фаразлар буенча, янгынның сәбәбе булып, электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу тора.

Фото: МЧС Татарстана

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев